|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2023 Шоу-бизнес
Министр Илсөя Бәдретдинованы чыдамлылык үрнәге дип атаганТатарстан мәдәният министры Ирада Əюпова җырчы Илсөя Бәдретдинованы чыдамлык үрнәге дип атады. Бу хакта Татар-информ яза. «Илсөя Бәдретдинова - «Кара пулат» операсындагы кызлар кебек көчле шәхес һәм чыдамлылык үрнәге. Ул кызлар халкына тугрылыклы булып калдылар», – диде министр Болгарда узачак «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
Илсөя Бәдретдинова фестивальнең хедлайнеры буларак чакырылган.
«Мин 15е көне концерт күрсәтербез дә кайтып китәрбез, дигән идем. Хәзер программа турында тыңладым да биредә фестиваль азагына кадәр калам икән, дип уйладым», – диде Илсөя Бәдретдинова.
15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә. Фестиваль кысаларында дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча спектакльләр, этнодизайнерлар эшләре күрсәтелә. Фолк-фьюжн юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар катнашында шоу-концерт планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|