|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2023 Мәдәният
Татарстан Милли музее «Донбасс татарлары. 100 еллык тарих» дигән проектны гамәлгә ашырачак
Татарстан Республикасы Милли музее «Донбасс татарлары. 100 еллык тарих» дигән проектны гамәлгә ашыру өчен ТР Мәдәният министрлыгы грантын алды. Аның нигезен язмышлары Донецк төбәге белән бәйле Таҗи Гыйззәт, Һади Такташ, Әхмәт Фәйзи, Нәби Дәүли, Шәриф Камал һ.б. танылган мәдәният эшлеклеләре, шулай ук гади татарстанлыларның документлары, фотолары һәм шәхси әйберләре тәшкил итә. Әлеге материаллар күчмә күргәзмә һәм лекторий оештыру өчен нигез булачак һәм Татарстан районнарындагы мәдәни, белем бирү мәйданчыкларында тәкъдим ителәчәк. Проектның икенче өлеше экспедициягә чыгуны күздә тота. Проект гамәлгә ашырылган вакытта районнарда халык, Донбасста төрле елларда эшләгән кешеләр һәм аларның Татарстанда туып үскән туганнары, шулай ук фашизмга каршы көрәштә Донецк өлкәсен яклаган Татарстан хәрбиләре белән очрашулар үткәрү ниятләнә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|