|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2023 Әдәбият
45нче юбилей "Фәйзуллин йөзүләре"нең кайда һәм кайчан үткәреләчәге билгеле булдыТатарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәргән “Фәйзуллин йөзүләре” быел 45нче мәртәбә уздырылачак. Равил аганың үзенә исә 4нче августта 80 яшь тула. Икеләтә бәйрәм. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, быел "Фәйзуллин йөзүләре" 18 июль сишәмбе көнне Казаннан ерак түгел Биектау районының Әлдермеш һәм Ташлыкавал авыллары арасында урнашкан Чулпан күлендә узачак. Бу гади йөзүләр генә түгел - әдәби, мәдәни, сәнгати спорт бәйрәме.
Чара 10.00 сәгатьтә Ташлыкавал авылында әдәби очрашу белән башланып китәчәк. Монда укытучылар, китапханәчеләр, яшь иҗатчылар, авыл кешеләре һәм килгән кунаклар катнашыр, дип көтелә. Соңыннан традицион йөзүләр булачак.
Әдәбиятка һәм спортка мөкиббән кешеләр, бәйрәмгә рәхим итегез!
Фотолар: архивтан
--- |
Иң күп укылган
|