поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.07.2023 Шоу-бизнес

Мурат Гайсин: “Хатын-кызларга бөтенләй ышана алмыйм хәзер...”

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кайвакыт начар кәеф белән йөрсәң дә, сәхнәгә чыгуга бөтен проблема онытыла. Сәхнә белән яшим", - ди ул.

– Җырларны кайчан яза башладың?
 
– 16 яшемдә. Иң беренче җырымны Мостай Кәримнең “Хыял” исемле шигыренә яздым. Башта Россиянең танылган артисты Алсу белән танышып аңа тәкьдим итеп карадым, ул җыр аңа бармагач, Башкортстандагы бер җырчыга бирдем. Минем җырларны Салават абый Фәтхетдинов белән Радик Юльякшин гына җырламый, дип шаяртырга яратам. Чөнки җырларымны башкаручы артистлар күп. Көйләрне хәзер күбрәк рояльдә язам. Гадәттә, җырлар төнлә яки кич белән языла.
 
– Җырыңның бәясе ничә сум?
 
– Быел җыр бәяләрен күтәрдем, элек 8-10 мең сум иде. Кайберәүләр: “Җыр бушка бирелергә тиеш”, – дип әйтер. Килешмим, бу бит минем эш. Мин теш табибы яки чәчтарашка барып, бушка теш куегыз әле яисә бушка чәчемне алдырыгыз әле дип сорамыйм бит. Һәр эш түләнергә тиеш, заманасы шул бит аның хәзер. Бушның атасы үлде. 

– Плагиатлык, ягъни җыр урлау белән очрашканың бармы?
 
– Бар. Хәтта бик танылган җырчылар да урлый. Әйтик, син “минор”да язасың, ә алар “мажор”да чыгара. Мин ул кешеләргә, популяр җырчы турында сүз барса да, җырларымны җибәрүдән туктадым. Автор бер булса, җырларның стильләре охшарга мөмкин. Әмма охшаш җырларның авторлары төрле булса, бу – плагиатлык. Яисә пентатоника турында. Биш ноталы оборотны күп җырларда ишетеп була. Аның өчен миңа бер бәйләнгәннәр иде, ләкин исбат итә алмадылар.

– Сәхнәдән кала, башка җирдә эшли алыр идеңме?
 
– Юк, минем урыным – сәхнә. Сәхнә мине яшәтә, миңа көч бирә. Кайвакыт кибеткә ипигә кергәч, чиратта торган апалар танып алып исәнләшә дә шундук күңелем күтәрелә. Сәхнәгә чыккач, елыйсы да, көләсе дә килә. Элек алай түгел иде. Сәхнәгә ничек дөрес җырларга, үзеңне дөрес тотарга дип уйлап чыгам идем. Хәзер инде анысы автомат рәвештә көйләнгән, хәзер тамашачы белән бер дулкында булып рәхәтлек кичерәм. Кайвакыт начар кәеф белән йөрсәң дә, сәхнәгә чыгуга бөтен проблема онытыла. Сәхнә белән яшим. 
 
– Концертларыңның идеясен кем уйлап чыгара?
 
– Үзем. Төнлә уйлап ятам да теркәп куям. Аннары профессиональ сценаристлар белән сөйләшеп, киңәшләшеп матур программа төзибез.

– Хатының Альбина белән ничек таныштыгыз?
 
– Альбина мине концертта күреп ошатып калган да, интернетта язды. Шулай танышып киттек. Бер ел эчендә 5-6 тапкыр гына күрештек. 2010 елның  30 апрельдә Альбина белән никахыбыз булды. 12 ел гаилә булып яшәдек. Кызганыч, узган ел без аерылыштык. Эш күптән шуңа таба бара иде инде. Мин үземне идеаль дип әйтмим. Гомумән, идеаль кешеләр юк ул. Әмма үзем кешеләрне идеальләштерергә яратам. 
 
– Кызың Мәрьям белән күрешәсезме?
 
– Мәрьямгә – 2,5 яшь. Янәшә йортларда гына яшибез. Аның белән күрешсәм, үзем балачакка кайткан шикелле, ике бала кебек рәхәтләнеп уйнап ятабыз. Ул да яратуымны сизә, очрашканда “әттәкәне яратам” дип каршыма йөгереп кочаклап ала. Үзем бик иртә әтисез калгач, Мәрьям әти-әниле булу бәхетен күрсен иде, аңа булган мәхәббәтебезне тойсын иде дип телим. Ешрак күрешәсе килә, мөмкин булса, көн саен очрашыр идем.
 
– Хәзерге халәтеңә кайсы җырың туры килә?
 
– Һәрбер җыр кадерле анысы. Шулай да башыма  Шәмсия Жиһангированың шигыренә иҗат ителгән (минем өчен махсус язган!) "Сайра тургай" hәм “Рәнҗетмәгез, туганнар” җырлары килде. Аларны үзем башкарам. 

– Ә миңа калса, “Гафу ит мине” дигән җырың хәзерге халәтеңә күбрәк туры килә... 
 
– Килешәм. Рөстәм Гыйзәтуллин җыры ул. Хәзер бу җырны аеруча бирелеп башкара башладым. Концертымда җырлаганда, бөтен гомерем шул җырда чагылган сыман була. Аны яңадан, башкача эмоцияләр белән яздырырга җыенам.

– Нинди гамәлне гомереңдә дә эшләгәнең юк?
 
– Парашюттан сикергән юк, сикермәс идем дә. Вертолетта очкан юк, самолетны да авыр кичердем.

– Мурат, хәзерге вакытта сине нәрсә борчый?
 
– Кызыма гаилә саклый алмавым борчый. Көтелмәгән, рухи хыянәткә күңелем әрни. Хатын-кызларга бөтенләй ышана алмыйм хәзер. Мин дөреслек яклы, гаделсезлекне күтәрә алмыйм. Кеше булып калыйк. 
 
– Үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?
 
– Бәхетле идем мин. Кызым тугач, аның белән яшәгән вакытым иң бәхетле мизгелләрем булды. Хәзер дә үземне бәхетсез дип әйтергә ярамый. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау. Аерым яшәсәк тә, якыннарым сау-сәламәт, Аллаһка шөкер.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»