поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.07.2023 Җәмгыять

Ялгыз хатын 6 баласын җитәкләп урамда басып кала

5 июнь көнне кара төн уртасында Кукмара районының Мәмәшир авылында янгын күтәрелә. Гөлназ Рәхимуллинаның 13 ел элек ана капиталына сатып алынган 74 квадрат метрлы йорты күз ачып йомган арада янып та бетә. Ялгыз ханым 6 баласын җитәкләп урамда басып кала.

– Кукмарадан күченеп кайттык без. Ирем белән аерылыштык. Бик ярата идек өебезне, иркен дә, зур да иде. Бакчасы да кыр кадәр. Бу казаны килер дип һич көтмәдек, ләкин, сизенгәндәй, гел ут-күздән саклана идек. Балалар төнлә уянгач курыкмасыннар дип утны да яндырып калдырмадым. 5 се көнне Адель урамнан кайткач, ишекне бикләгәнче бер кат бөтен җирне күзәтеп кердем әле. Олыраклары кич чыгып йә урам әйләнәләр, йә паркта сөйләшеп утыралар, Балалар унбиш минутлап телевизор карадылар да ун тулганда яттык без. Көннәр бик эссе, ул көнне үз алдына тынчу иде. Ашарга пешергәч, өй эче тагын да кызып китте. Башта балалар йоклый алмыйча боргаланышып яттылар да, күпмедер вакыттан соң сүнгәнбез. Черт-черт иткән тавышка уянып киттем. “Ишекне каералармы соң?” – дип уйлыйм, аңламыйм гына. Торып, йокы бүлмәсеннән зал ягына чыкканда тәрәзәдән ялкын яктылыгы күренде. Ипләбрәк карасам – сарай тәрәзәсендә ут дөрли. Кәгазь кебек чертләп яна... Әле түбәсенә күтәрелмәгән иде. Балалар йокласын, мин чыгып сүндерим, дип тә уйлыйм. Шул ук вакытта: “Әгәр хәлемнән килмәсә? Балаларны коткарырга кирәк”, – дип тә икеләнәм. Андый хәлдә нишләргә дә белмисең икән. Кемгә шалтыратырга икән, дип, телефоннан номер эзләп алҗыдым әле, – дип сөйли Гөлназ. 
 
Участок инспекторына хәбәр бирә: “Янабыз, шалтыратыгыз”, – ди дә, балаларын уятып, йокы бүлмәсендәге тәрәзәдән берәм-берәм урамга сикерәләр.
 
– Счетчикны барып сүндердем. Телефон белән балаларның документларның гына алдым. Кием дип тә, телевизор, компьютер алып чыгасы дип тә уйлый белмәгәнмен. Күршеләр йөгерешеп килделәр. Кайсы балаларга дип куртка алып чыккан, кайсысы кофталар, трусиктан гына чыккан балалар бит, киендердек. Энемнең аерылган хатынына шалтыраттым, аның да башыннан кичкән сынау. “Урам уртасында басып калдык, берәү дә сыендырмый...” – дидем. Үзенә дәште. Елашып барып кердек, – ди Гөлназ.
 
 
Ачыклык кертик, алты баланың дүртесе генә өйдә була. 17 яшьлек олы улы Булат бу төнне иренең әнисендә куна. Егетнең эшкә ялланып, акча эшләгән мәле. Тугызынчы сыйныфны бетергән кызы Индира да Кукмарада яши, иренең бертуган сеңлесендә торып укый ул. Гөлназ исә дәүләттән балага бирелгән тиешле пособиене, әйтүенчә, аңа җибәреп бара. Адель улы 7 нче сыйныфка күчкән. Игезәкләре Илмир белән Эмильгә – 9, Дәнискә 6 яшь. Гөлназ авылдагы бер әбинең опекуны булып рәсмиләштерелгән, айлык 2 500 сум хезмәт хакы ала. Авыл халкы сөйләвенчә, Гөлназ тормышны үзе генә тартса да балалары бик тәртипле, итәгатьлеләр, яхшы билгеләргә генә укыйлар икән. 
 
– 10 майда үрдәкләр алган идем, иткә тулдылар, өлгерделәр. Икесен суеп та караган идек. Калган 12 се, сарайдагы 2 кәҗә дә, 22 баш куяныбыз да, ике кышлык утыныбыз, узган елгыдан калган печәннәрем дә дөрләп яндылар. Өеп куелган тирескә кадәр көлгә әйләнгән. Газ кермәгән иде, торбасын капка төбенә кадәр китертә алдым да туктап калдым. Ишле гаиләдә акча җиткерүе кыен. Мунчага яңа мич куйдырган идем, торбаларына кадәр кадәр эрегән, шул тимер мич кенә утырып калган... Йортны иминиятләштермәгән идек, бик үкенәм шуңа. Дәүләттән дә ярдәм булмаячак. Әниләргә кайтып егылдык, нишлик. Бер түбә астында 8 җан...– ди Гөлназ. 
 
Алты балалы Гөлназ Рәхимуллина гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен улы Булат Рәхимуллинның банк картасы номеры – 2200 7008 4310 2822 (Тинькофф)
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»