|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2023 Фаҗига
Батып үлгән балалар көтү көткән булганАзнакай районының Күктәкә авылы янында 5 июльдә Ык елгасында су коенганда югалган кызның мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик, 5 июльдә Ык елгасында су коенганда 18 яшьлек бертуган абый-сеңел югалды. 18 яшьлек егетнең мәетен судан шаһитлар чыгарган. Якынча мәгълүматлар буенча, игезәкләр шул тирәдә сыер көтүе көткән булган. Эссе булгач, алар су коенырга уйлый, тик икесенең берсе дә йөзә белмәгән. Авыл башлыгы сүзләренчә, елганың борылып киткән бу өлешендә агым көчле.
Кызның мәете фаҗига урыныннан 500 метр ераклыкта елга өстенә калкып чыккан.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|