поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.07.2023 Тарих

Мөслим авылында Гаяз Исхакыйның әбисенең кабере ачыкланган

Татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә абыстайның туган ягы Чистай районы Мөслим авылында авыл бәйрәме оештырганнар. Кабере янында рухына дога кылганнар.

«Авылыбызга 310 ел булды. Халыкка авыл тарихын сөйләделәр. Бәйрәм «Мөслим авылы тарихы» документаль китабын тәкъдим итүдән башланды. Китапны Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров язды. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия - Мөслим авылы кызы, аның әнисе Мәхфүзә абыстай 40 елдан артык балаларга дин дәресләре укыткан», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина.
 
 
Аның әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның әбисе турында зиратка элмә такта куйганнар, каберен төзекләндергәннәр. «Гаяз Исхакыйның әбисе Мөхәммәтша кызы Мәхфүзә абыстайның кабере билгеле. Зиратта гарәп имлясында язылган кабер ташы бар иде, ләкин без аны укый алмадык. Тарихчы Рафыйк Насыйров Мөслим зиратындагы кабер ташларын өйрәнде. Шул таштагы язуны укып, шәҗәрәләрне өйрәнеп, аның Гаяз Исхакый әбисе кабере булуын ачыклады», - диде ул.
 
 
Ландыш Хәбибуллина түбәндәгеләрне мәгълүматны җиткерде: "Рамил Нуруллин җитәкчелегендә һәм Мөслим мәчете ярдәмендә, Мәхфүзә абыстайның кабере рәткә китерелгән, коймага истәлек тактасы куелган. «Бу кабергә татар халкының бөек юлбашчысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург, нәшир Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә Мөхәммәтша хәзрәт кызы, Габделвәли хәзрәт җәмәгате, кырык елдан артык Мөслим авылы балаларын укыткан галимә - остазбикә җирләнгән. (1839 - 1903)», - дип язылган", - диде ул.
 
«Бу турыда күптән түгел генә билгеле булды, ул безнең өчен зур ачыш булды, чөнки Гаяз Исхакый Чистай районы Яуширмә авылы кешесе буларак танылган, музее да шунда бар. Архивтагы документларны, шәҗәрәне өйрәнеп, Рафыйк Насыйров кабер ташының Гаяз Исхакыйның әбисенеке икәнлеген ачыклады», - дип аңлатты Ландыш Хәбибуллина.
 
«Мөслим авылы тарихы» китабын язу өчен 3,5 ел сарыф ителгән. «Китап архивлардагы документларга нигезләнеп язылды. Фундаменталь хезмәт булды. Иң әүвәл авылның үткәненә кагылышлы халык хәтерендә сакланган риваятьләр һәм тарихи эчтәлекле хәбәрләр барланды. Аннан Мөслим тирәсендәге борынгы авыл урыннарын һәм зиратлардагы тарихи әһәмияткә ия кабер ташларын өйрәнү буенча кыр тикшеренүләре уздырдык», - диде Рамил Нуруллин.
 
Авыл мәчетендә тупланган гарәп язулы басма һәм кулъязма китапларны өйрәнгәннәр. «Авыл тарихы буенча мәгълүматларның төп өлеше Казан, Мәскәү, Уфа һәм Ульяновск архивларында сакланган документлардан тупланылды», - диде ул.
 
Авыл бәйрәменең икенче өлешендә Сабан туе үткәрелгән: көрәш, милли уеннар, концерт программасы, остаханәләр булган, кул эшләре күргәзмәләре, фотога төшү мәйданчыклары эшләгән, пешекчеләр милли ашлар тәкъдим иткән. Балалар өчен дә төрле уеннар оештырылган. Халыкны үләнле чәй, милли ашлар белән сыйлаганнар.
 
Татарстанның Чистай районы Мөслим авылына, халык хәтерендә сакланган риваятьләр буенча, Мөслим бабай тарафыннан нигез салына. 1713 елның май аенда 35 кешедән торган йомышлы татарлар төркеменә Талкыш һәм Бахта елгаларының башыннан алып Наратлы елгасының югары агымына кадәрге мәйданнарда җир биләмәләре бирелә. Бу эшнең башында торучылар Мөслим морза Морат улы Киреев белән Мортаза Ишкин дигән бабайлар була. Риваятьтә әйтелгәнчә, Мөслим бабай авылның урынын бик ошатканга күрә шунда төпләнергә карар кылган.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.07.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»