|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2023 Фаҗига
Ык елгасында 18 яшьлек абыйлы-сеңелле батып үлгәнАзнакай районы Күк Тәкә авылы янында Ык елгасында ике кеше батып үлгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Су коенганда 18 яшьлек абыйлы-сеңелле бертуганнарның батып үлгәнлеге ачыкланган.
18 яшьлек егетнең гәүдәсен судан шаһитлар чыгарган. Фаҗига урынында Азнакай янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли, дип яза Татар-информ.
Иртәгә эзләү эшләре 7нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручыларының водолаз төркеме катнашында дәвам итәчәк.
Фаҗига сәбәбе ачыклана, ләкин урын су коену өчен билгеләнмәгән, диелгән хәбәрдә.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|