|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2023 Медицина
11 яшьлек кызның күкрәк читлегеннән 21 сантиметрлы пыяла кисәге алганнарБашкортстан табиблары 11 яшьлек баланың гомерен саклап калган. Бәхетсезлек очрагы 24 июньдә булган. Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә ашыгыч чакыру турында хәбәр иткәннәр — “бала егылды, аркасында пыяла кисәге кадалып тора”. 11 яшьлек кыз, башка балалар белән уйнаганда, шәхси йорт ишегалдында торган пыяла өлгесенә егылган. Вакыйга урынына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән.
“Бу хәлнең куркынычы шунда ки, баланың күкрәк читлегенә эләккән пыяла йөрәккә, кан тамырларына зыян китерергә мөмкин. Фельдшерлар И. Н. Красавина һәм Р. Г. Мөхәммәтдинов беренче квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән – авыртуны баскан һәм баланы Русия Федераль медицина-биология агентлыгының 142нче медицина-санитар часте стационарына озатканнар", — дип ачыклык кертәләр Межгорье шәһәренең медицина-санитар частенда.
Балага күкрәк читлеге рентгенограммасы ясаганнар һәм дежур хирург, баланы караганнан соң, Белорет дәваханәсеннән балалар хирургын чакыру турында карар кабул иткән.
Белорет үзәк дәваханәсенең тәҗрибәле балалар хирургы Алексей Степанов җитәкчелегендә операция бригадасы составында: медицина бүлеге буенча начальник урынбасары Н.Ф. Кудаяров, табиб-хирург И.А. Әбүбакиров, табиб-анестезиолог Л.Х. Добагова, шәфкать туташы Л.В. Серова 2 сәгать дәвамында операция үткәрәләр.
“21 сантиметр озынлыктагы пыяла кисәге үпкәнең аскы өлешен зарарлаган, диафрагма аша үткән һәм бавырдан 3 миллиметр ераклыкта туктап калган, эре кан тамырларына тимәгән. Операция уңышлы үтте", — дип сөйли Наил Кудаяров.
Әлеге вакытта кыз Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсендә дәвалана.
Фото: ФГБУЗ МСЧ №142
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|