|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2023 Криминал
Фатир өчен үги бала акчасын урлаган
Башкортстанның Күмертау прокуратурасы 44 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Сәбәбе – прокурор тикшерүе материаллары. Төбәк күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2017 елның февралендә хатын-кыз үз гаиләсенә тәрбиягә бала ала, бала исә шул ук елның июленнән ай саен туендыручысын югалту буенча пенсия алган булган. 2022 елның августында тәрбиягә алган хатын фатир сатып ала, моның өчен ул баланың исәбеннән 580 мең сум акча алып куллана. Әмма ул яшүсмергә милек хокукында өлеш бүлеп бирмичә, торакны үзенә рәсмиләштерә.
"Акчаларны тотыну турында хисап биргәндә, җинаятьче максатсыз сарыф итү фактын яшергән. Гаепләнүченең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә балага югарыда күрсәтелгән суммага мөлкәти зыян китерелгән", — дип хәбәр иттеләр БР буенча Русия Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәтендә. Гаепләнүче гаебен таный, акчаларын тулысынча кайтара. Җинаять эше Күмертау районара судына өчен җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:Ксения Калинина.
--- |
Иң күп укылган
|