поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.07.2023 Язмыш

“Моңа кадәр түздең бит, әнкәй...”

“Сабырлык – ул Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт”, – диләр. Элек кешеләр бу сүзләргә аеруча җитди караган. “Кияүгә чыгу бер генә булырга тиеш”, – диде Сания апа. Ә ирең холыксыз булса нишләргә?

“Түзәргә... Мин түздем бит”, – диде ул.
 
...Авылда Саниянең кара озын толымнарына кызыкмаган кызлар юк иде. Үзе тыйнак, сөйкемле, әле тырыш та. Сания кечкенәдән авыр эшкә күнеккән. Әниләре дүрт баланы үзе генә тәрбияли. Ә Сания – иң өлкәне. 
 
Колхоз эшеннән арып кайткан ананың ашарга әзерләргә вакыты юк. Сания ашарга да пешергән, өйне дә чисталыкта тоткан, киемнәр дә юган. Егетләр белән бик очрашып йөрмәгән. 
 
– Горур булдым. Егетләргә исем китмәде. Әле бит ятим кызны тулы гаиләгә килен итеп алырлармы дигән уйлар да булды. Шулай тәрбияләгәннәр безне. Тормыш иптәшең үзең белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш, – дип искә алды Сания апа.
 
Фаил белән аерылушының сәбәбе дә шул булган. Сания белән Фаил авылдашлар, бер-берсен кечкенәдән беләләр. Әти-әниләре дә таныш. Бергә булуларына каршы да килмиләр. Тик Сания егетне яратса да, күңел түрендә әтисез үсүеннән кимсенә. “Миннән яхшырак кызлар да бар”, - дип уйлый ул. Сөйгәненә бу хакта ничек әйтергә генә белми. 
 
Күрше авылдан Нурия апаның Саниягә күзе күптән төшкән булган. Улы өчен менә дигән тормыш иптәше. Нурия апа да бит биш баланы бер үзе тәрбияләгән, шуңа күрә холкы да көчле. Колхозда ир-атлар белән эшләгәч, җор телле, үткен карашлы кеше була ул. Нурия апа улын Саниягә димли. Сәйдәш тә каршы килми, чибәр кыз бит. 
 
– Миңа: “Сез тиң ярлар түгел”, – дип әйттеләр. Ә ул вакытта яшь идем, горурлыгым көчле булды. Икебез дә әтисез үскәч, бер-беребезне аңларбыз дип уйладым, – ди Сания апа.
 
Ә Сәйдәшнең холкы гел әнисенеке кебек булып чыга. Авызына хәмер эләккәндә, гомумән, сугып җибәрергә дә күп сорамый. Сания беркайчан да Сәйдәштән “яратам” сүзен ишетмичә яши. Тегесе иртән эшкә чыгып китә, кичен чәйкала-чәйкала кайтып керә. Сания түзә, аны шулай тәрбияләгәннәр. 
 
Яшь гаилә каенана белән бер йортны бүлеп яши. Сәйдәшнең дә, Саниянең дә эшләгән акчасын каенана җыеп бара. Ул Саниягә: “Син акча тота белмисең”, – дип кенә әйтә. 
 
 – Каенана сүзеннән мин дә, ирем дә чыга алмады. Эшләгән акчамны да тотып карамадым. Адәм көлкесе, – ди Сания апа.
 
Бервакыт яңа өй салыр вакыт җиткәч Сания апа каенанасыннан акча сораган. Ә бөтен җыелган байлык Сәйдәшнең шәһәрдә яшәүче сеңлесенә китеп барган була инде. “Шәһәрдә акча күп кирәк бит”, – имеш. Сания апа шул көнне үкси-үкси елаган, аерыласы да килгән. Киемнәрен дә җыя башлаган, тик... Балаларына әтисез тормыш күрсәтәсе килмәгән. Ул ятимлекнең бар ачысын үзе аша үткәргән. “Нинди генә булса да, балага ата кирәк”, – дип үзен юаткан. Түзгән, гомер буе түзгән.
 
– Иремне күптән җирләдем. Булды, аерылышам, дигән чакларым да күп булды. Сәйдәш кул күтәреп, кулымны сындыргач, китәргә уйладым. Балаларым: “Моңа кадәр түздең бит, әнкәй”, – дип туктатып калды. Хәзер яшьләр аз гына ыгы-зыгы чыкса да, аерылыша. Әзрәк сабыр итәргә кирәк. Минем кебек артык сабыр булу да начар. Үзем гаепле. Бөтен бәхетем – балаларым булды, – дип тәмамлады сүзен Сания апа.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»