|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2023 Җәмгыять
Хәрби комиссариатка килмәгән өчен машина йөртү хокукын чикләү тәртибе турында сөйләделәрРоссия Эчке эшләр министрлыгы хәрби бурычлы кешеләр повестка алгач хәрби комиссариатка килмәгән очракта, машина йөртү хокукын чикләү турында тәртипне раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан. Машина белән идарә итү хокукын чикләү турында карар хәрби хисапның бердәм реестрына кертеләчәк, диелә документта. Мондый карар килеп ирешкәч, бер тәүлек дәвамында мәгълүмат ЮХИДИ хезмәтенең махсус программасына кертеләчәк, дип яза Татар-информ.
Чикләүне хәрби хисап реестрында ясалган тиешле карар килгәч гамәлдән чыгарырга тиеш булалар.
Документ 11 июльдән үз көченә керә.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|