|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2023 Фаҗига
Юл һәлакәтендә гомере өзелгән авыл җирлеге башлыгы турында: “Бик кешелекле иде ул”Шимбә көнне Әгерҗе районының Кырынды авылы җирлеге башлыгы юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. 43 яшьлек җитәкченең хатыны-тол, өч баласы ятим калды. Газетага язмалар әзерләгәндә без Альберт Алмарис улы белән еш кына хәбәрләшә идек. Әлеге хәбәрне ишеткәч, җирле үзидарәгә шалтыратырга булдык. – Бик тә кешелекле иде ул. Аның хакында үткән заманда сөйләшү дә кыен. Каядыр киткән генә төсле. Авыл советы башлыгы булып эшләгәненә сентябрьдә 2 ел буласы иде. Шушы кыска гына вакытта җаны-тәне белән авылы диеп яшәде. Кичә аны җирләгәндә җыелган кешене күрсәгез. Хөрмәт итүләрен шуннан аңларга була инде, — ди хезмәттәшләре.
Альберт Нәфыйковның ике игезәк кызы быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, улына – 10 яшь. Әти җылысының, назының иң кирәк чагы.
“ВТ” коллективы исә, мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Альберт Нәфыйковның урыны оҗмахта булсын!
--- |
Иң күп укылган
|