|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2023 Матбугат
Илфар Кәримов "Болгар радиосы" җитәкчесе итеп билгеләнде“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов бүгеннән радионы җитәкләячәк. Яңа җитәкчене ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминев бөтен коллектив алдында тантаналы рәвештә тәкъдим итте. Илфар “Болгар радиосы”нда 2005 елдан бирле эшли. Аның җитәкчелегендә күп кенә проектлар, тапшырулар, чаралар тормышка ашырылды. Илфарга зур уңышлар, яңа үрләр телибез!
Моңа кадәр “Болгар радиосы”н Наилә Хәйдәрова җитәкләде.
Шуны да әйтергә кирәк, бер ай элек Илфар Кәримов икенче тапкыр әти булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|