|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2023 Җәмгыять
Минзәлә педагогия көллиятендә абитуриентлар өчен 125 бюджет урыны барАбитуриентлар һәм аларның әти-әниләре колагына. Муса Җәлил исмендәге Минзәлә педагогик көллиятенә укырга керергә теләүчеләр өчен яхшы яңалык бар. Яңа 2023-2024 уку елына биредә 125 бюджет урыны бар. Абитуриентлар өчен менә дигән мөмкинлек. Көллият 1932 елда Минзәлә педагогия училищесы буларак ачыла, 1995 елдан – хәзерге исемдә. 2010 елда көллияткә татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. Минзәлә педагогия училищесы (көллият) 20 меңгә якын укучы тәрбияләп, тормышка юллама биргән. Аны тәмамлаучылар арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының элеккеге мәгариф министры – Гайфуллин Васил Габдулла улы, фән докторлары, кандидатлары, югары уку йортлары профессорлары бар. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева, Эльмира Шәрифуллина, шагыйрьләр Рәшит Гәрәй, Ленар Шәех, драматург Юныс Әминов, язучы Газиз Мөхәммәтшин, Миргалим Сәлимов, эстрада артистлары Асаф Вәлиев, Резидә Шәрәфиева, Гөлназ Сираева һ.б. күренекле шәхесләребез. Сез дә алар рәтендә була аласыз, Минзәлә педагогик көллиятенә рәхим итегез! Тулырак мәгълүмат https://vk.com/menzpk һәм https://edu.tatar.ru/menzelinsk/page882427.htm сылтамалары аша. Белешмәләр өчен телефон: 8 (855) 553-21-36
Реклама.
--- |
Иң күп укылган
|