поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.06.2023 Хәйрия

Ярдәм кирәк. «Улыбызны көткәндә бар анализларым да яхшы иде»

Биектау районының Усад авылында гомер итүче Розалиянең иң зур теләге бу. Ике яшьлек улы Дамирның башка сау-сәламәт сабыйлар кебек үсүен тели ул. Тагын бер теләге – ире исән-имин килеш тизрәк махсус хәрби операциядән кайтсын.

–  Улыбызны көткәндә бар анализларым да яхшы иде. Авыру бала табармын дип уйламадым да. Табиблар да кимчелек күрмәде. Тапкач, үзе суламады Дамир. Шул вакытта баш миенә зыян килгән, диләр. 4 елдан артык көтеп алган балам җитлекмичә туды. Баштарак кимчелекләрен шуннан күрсәк, соңрак табиблар акылга зәгыйфь икәнен әйтте. Баламның башында тайпылышлар бар, – ди Розалия.
 
Шәрифуллиннар авыру балалары тугач, бик борчыла. Нәни сабыйларын кая гына йөртмиләр. Тизрәк терелтәселәре килә. Табиблар ялгышкандыр дип тә өметләнәләр. Тик анализ нәтиҗәләре алар сүзен раслый. Ир белән хатынга язмышлары белән килешергә кала.
 
– Узган елның 21 сентябрендә иремә махсус хәрби операциягә чакырып повестка килде. Ул чакта үз хәлемне үзем генә беләм. Бертуктаусыз еладым. Рашат миңа зур терәк иде. Бергә булганда, авырлыкларны да җиңелрәк күтәрә идек. Әмма бернишләп тә булмый. Ирләребез безне сакламаса, кем саклар? Әнә шулай дип тынычландым. Үземне кулга алып, балам хакына сабыр итәргә өйрәндем, – ди Розалия.
 
Дамирны табиблар җентекләп тикшерә. Төрле белгечләрнең фикере кирәк икән.  Әмма кая гына барсалар да, баланың анализлары түләүле.
 
– Вакытында ачыкланган авыруларны дәвалау җиңелрәк, диләр. Шуңа да, тизрәк булсын өчен, түләүле табибларга барабыз. Безгә кирәкле анализларның берничә төрен бушка бөтенләй эшләмиләр. Генетик анализлар ул. Шушы көннәрдә ике төрлене бирәсе бар. Беренчесе – 35 мең, икенчесе 95 мең сум тора. Ирем дә янымда булмагач, акчабыз күп тотыла. Каядыр бару өчен дә гел акча кирәк. Әле бит түләүләр дә бар. Дәвалану курсларына да акча сорыйлар, – ди Розалия. – Газета аша ярдәм соравымның да сәбәбе шул. Тиешле анализларны тапшырып, баланың төгәлрәк диагнозын беләсебез килә. Аннары инде улымны тиешенчә дәвалый башлаячаклар. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм. Баламны бик тә терелтәсем килә. Ярдәм итсәгез иде.
 
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты:
Шәрифуллина Розалия Искәндәр кызы исемендәге Саклык банкы картасы 89046613414 телефон номерына беркетелгән.
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»