поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2023 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: «Дәүләтне, җитәкчеләрне генә гаепләгәндә минем ачуым чыга»

Ул, тырыш кешеләргә сокланам, дип әйтергә ярата. Ә үзе татар эстрадасындагы иң тырыш җырчыларның берсе. Раяз Фасыйхов һәрчак эзләнүдә: яңа алым, яңа образ дисеңме, яңа жанр, киноны хәтерләткән клипмы – болар барысы да берәмтекләп эшләнгән хезмәт нәтиҗәләре. Җырчы быел көз Казанда концерт куярга әзерләнә. Менә шулай озаклап, талымлап эшли ул әлеге эшен. Хәер, җырлары да озак туа аның. Сыйфатны беренче урынга куйгангадыр, мөгаен. Җырчы белән эстрада проблемалары, тормыш принциплары турында сөйләштек.

– Синеңчә, без нинди вакытта яшибез, Раяз?
 
– Вазгыять, заман һәр минутның кадерле булуына төшендерде. Шуңа күрә мин һәр туган көнгә шатланып, шөкер итеп яшим. Тырышсаң, барысына да ирешеп була. Вакыт тизләнде, адәм баласына шуңа җайлашырга, өстәвенә һәр көннең үзгәрешләрен кабул итәргә өйрәнергә туры килә. Нишлисең, һәр заманның – үз авырлыгы.
 
– Безнең заманда җырчыга, әйтик, Илһам Шакировлар заманы белән чагыштырганда, авырракмы, җиңелрәкме?
 
– Хәзерге заманда җырчы булып кына алга барып булмый. Шоу-бизнес законнарын аңларга, базар мөнәсәбәтләренә төшенергә һәм үзеңне һәрдаим камилләштерергә туры килә. Шулай иткәндә генә уңышка ирешеп була. Илһам абый заманында  каты чикләүләр, худсоветлар булган, хәзер анысы юк. Бер яктан бу бик зур иркенлек бирә һәм теләге булган һәр кешегә, тавышы булмаса да, сәхнәгә юлны ача. Бик күңелле замана, бер караганда. Мөмкинлекләр күбрәк. Техник яктан да, радио-телевидениегә чыгу ягыннан да, концертлар оештыру җәһәтеннән дә. Чикләр һәм чикләүләр юкка чыкты. Әмма моның файдасы да, зыяны да булды.
 
– Җырчылар хәзер, зал тутыру авыр, дип ешрак әйтә башлады. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсең?
 
– Зал тутыру синең ни дәрәҗәдә үҗәт, тырыш һәм шоу-бизда кайнавыңа бәйле. Грамоталы итеп эшләсәң, залны тутырып була. Бу – төрле ысуллар белән халык күңелен яулау дигән сүз. Халык күңелен яулап алдыңмы – зал тула. Ләкин үзеңне көчләп тагып булмый. Халык үзенә кирәген сайлап ала.
 
– «Кыр казлары», «Эзләмә син кабат очрашулар» – хитка әйләнгән җырлар. Гомумән, һәр елны бер хит чыгарасың, дисәк тә, ялгыш булмас. Бүген «Горур булыйк», мәсәлән, гимн кебек яңгырый. Җыр ничек популяр булып китә? Беренче башкарганда ук бу җыр популяр булачак дигән ышаныч туа аламы?         
 
–  Бу җырларның өчесенең дә көй авторы – минем әти. Бәлки, алар халык ниндидер моңлы, романтик җырларга сусаган вакытта тугандыр, шуңа күтәреп алып хитка әйләндергәннәрдер. Чөнки җырны җырчы түгел, халык хитка әйләндерә. Бүген дә алар популярлыгын югалтмады. «Горур булыйк» җырын әти Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат итте. Ул ничектер гимн кебек яңгырый. Милләтпәрвәр булырга, татар булуың белән горурланырга һәм шул горурлыкны киләсе буыннарга да тапшырырга кирәк. Әлбәттә, проблемалар бар, аларны барыбыз да беләбез. Әмма телне саклау җәһәтеннән дәүләтне, җитәкчеләрне генә гаепләгәндә минем ачуым чыга. Балаңның нинди телдә сөйләшүенә, аның формалашуына син җаваплы. Кечкенәдән татарча сөйләшергә мәҗбүр итәргә кирәк. Өйдә татар мохите булса, урамда нинди телдә аралашуына карамастан, ул татар баласы булып формалашачак. Димәк, җаваплылык – әти-әнидә, әби-бабайда. Тәрбия дилбегәсен нык тотсалар, әле алда өмет бар. Без – горурланырлык милләт. Йөзек кашы булырдай әсәрләребез, горурланырлык язучыларыбыз, фәлсәфәчеләребез, композиторларыбыз, бөтен дөньяга танылган галимнәребез бар. Горур булыйк! Җырдагыча: «Милләт үлми, горурлыгы барда, горурлык ул – безнең таныклык», – дип күкрәк киереп яшик. Бу җыр хәзер бигрәк тә уйланырга мәҗбүр итә, каныңны кайнатып, уятып җибәрә, дип уйлыйм мин.
 
 – Син төрле этаплар үткән җырчы. Әтиең белән чыгыш ясау, фольклор ансамбле, «Барс медиа», конкурслар чоры, сольный концертлар… Боларның кайсында үзеңне бәхетлерәк тойдың? Һәр этаптан нинди сабаклар алдың?
 
– Кечкенәдән артист булырга хыялландым һәм бу хыялны чынга ашырдым. Әти белән төрле конкурсларда катнашудан башланган юл инде ул. Җәй көне агитбригада концертларында катнашу, аннары үзеңнең сольный концертыңны үткәрү – боларның барысы да ныгыткан. Арча педагогия көллиятен дә аерым бер җылылык белән, сагынып искә алам. Быел аны тәмамлаганга 20 ел булды. Андагы һәм педагог – шәхес һәм алар мине шәхес буларак формалаштырды да. Язмышыма Айдар Фәйзрахманов командасына эләгүем өчен дә рәхмәтле. Ул зур тәҗрибә булды. Аннары «Барс-медиа» мәктәбе. Бу этапларның һәрберсенең үз рәхәте, үз кадере бар. Мәдәният институтында Винера Ганиевада уку тормышка зур әзерлек булды. Бу этапларның берсен дә аерып, менә мин монда бәхетлерәк идем, дип әйтмәс идем, аларның барысы да кадерле, барысы да – зур сабак. Мин әле дә өйрәнүдә. Хәзер бит җырладың да бетте түгел, тамашачыга җиткерергә дә кирәк. Монда да барысы да синең үзеңнән, энергетикаңнан тора.

– Бүген җырчы булам дип хыялланган яшьләргә нинди киңәш бирер идең?
 
– Җырлау сәләте булса, ул сәләтне үстерергә һәм болай да җырлый беләм инде, дип тукталып калмаска кирәк. Үзенчәлекле тембрың бар икән, үстер, башка җырчыларны кабатлама. Һәр кешенең – үз юлы. Профессиональлеккә омтылырга, начарга игътибар итмәскә, вак белән вакланмаска кирәк. Популярлыкның төрле мәгънәсе бар бит аның. Вакытлыча популяр булырга була, гомерлеккә. Соңгысы үзеңә матди яктан да, рухи яктан да кертем кертү, гел эшләү, тынгысызлык дигән сүз. Шуны оештыра алсаң, җырчы булып була. Бу яктан мин Зәйнәб Фәрхетдинованы, Филүс Каһировны, Гүзәл Уразованы хөрмәт итәм. Алар гел эзләнүдә.
 
– Принципларыңа каршы килә торган эш-гамәл кылырга туры килгәне бармы?
 
– Мин – бик кире, үҗәт кеше. Шуңа күрә үземнең принципларга каршы килгәнем юк …тыр. Каядыр матди койтышлык аркасында сыгылып, сатылып йөргәнем юк. Әйтәм икән, шулай эшлим дип, кар яуса да, боз яуса да, аны эшлим. Принциплар аркасында кайвакыт авырга да туры килә. Ә иҗатта принцип булырга тиеш түгел, аны кысага кертергә ярамый. Тегесен дә җырлап карарга кирәк, бусын да, мөмкинлек бар икән, тәҗрибәгә дә алынырга була. Мәсәлән, Филүс Каһиров белән танышкач, минем дә классик әсәрләр башкарып карыйсым килде. Опера сәнгатенә дә кызыгып куйдым.  Илһам Вәлиев, Әхмәт Агади, Рузил Гатин чыгышларына мөкиббән мин. Алар белән илһамланып, берәр ария җырлап карарга дигән хыял туды.

– Ә нинди соң ул синең принциплар?
 
– Төп принцип – нинди генә вазгыятьтә дә кеше булып калу. Шоу-бизнес пычрак инде ул, диләр. Алай түгел. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Бик тәртипле коллегалар да, икейөзлеләр дә бар, аларын да беләбез. Татар эстрадасында артистлар күп дисәләр дә,  кечкенә бер авыл инде ул. Барысын да беләсең, һәр кешенең үзенчәлекләрен дә чамалыйсың. Әлбәттә, иҗат кешесе хыялый, хисле, шуңа күрә күп әйберләрне, ялгышларны кичерәсең дә. Бу җәһәттән сине дөресләп торучы дусларың булу сөенеч. Әтием китеп барса да, әти яшендәге, кирәк булганда аркадан сөеп, кирәк булса, сүгеп торучы кешеләрем бар. Хатыным Люция дә бик акыллы. Минем иҗатта аның да өлеше бик зур.
 
– Эстрадада төп проблеманы да әйтеп карыйк әле.
 
– Продюсерлар җитмәве, һәр җырчының үз-үзенә продюсер булырга тырышуы. Ул – бик катлаулы эш. Мин, мәсәлән, җырлап кына йөрер идем, продюсерлык мәсьәләләре белән башымны катырмас идем. Ул эшнең мәшәкатьләре очсыз-кырыйсыз бит. Анда реклама мәшәкатьләре дә, имиджмейкер мәсьәләләре дә, нәрсә генә юк – әле болары күзгә күренеп торганнары гына. «Барс-медиа» компаниясе ул яктан әйбәт кенә эшли һәм үсә иде. Ләкин алар оешып бетә алмады, кызганыч, таралыштылар. Менә шундый социаль мохит, лаборатория, үзәкләр кирәк. Анда талантлы яшьләр белән эшләрләр, бергәләп җыр сайларлар, аранжировка ясарлар, клип төшерерләр иде. Бу – бик зур эш.  Хәзергә татар эстрадасында продюсерлар юк дисәк тә була. Артист үзе ура, үзе суга, үзе җилгәрә дигәндәй, бөтен эшне үзе башкарырга тырыша. Кемнеңдер килеп чыга бу, ә кемнеңдер юк. Нәтиҗәдә менә дигән талантлар югала. Икенче проблема – сыйфат мәсьәләсе. Бусы бигрәк тә радио-телевидениедәге чыгышларга кагыла. Безгә еш кына чит төбәкләрдә дә чыгыш ясарга туры килә, шунда: «Телевидениедә бөтен кешегә дә җырларга ярыймыни?» – дип сорап куялар. Чыннан да, безнекеләрне озак карап булмый, тизрәк башка каналга күчәсе килә. Рус каналларын алсак, анда ул дәрәҗәдә үк сыйфатсыз контент белән эшләмиләр. Бездә ничектер бу мәсьәләгә игътибар юк кебек. Акчасы булган «любой» кешегә җыр да яздыралар, клип та төшерәләр, күрсәтәләр дә. Таланты чамалы кешеләр күбрәк булу аркасында сәләтлеләр күләгәдә кала. Безнең араларны чистартырга вакыт дигән сүз инде бу.  Сәләтлеләрне барлый торган иҗат үзәге булсын иде, дим шуңа да. Бәлки бардыр да ул, һәрхәлдә гамәлләре күренгәне юк.
 
– Киләчәккә нинди планнарың бар?
 
– Күптән инде Казанда концерт куйган юк. Март аенда берничә җиргә чыгып кергәч, канатландым да башкалада үземнең концертны куясы килә башлады. Анда кызыклы тәҗрибәләр дә булыр, дуэтлар  да.
 
– Җыр – синең өчен нәрсә?
 
– Ул – тормышның бер кыйпылчыгы, бер тарих. Минем өчен ул гади генә нәрсә түгел. Мин аны үз башымнан кичерәм, дулкынланам. Шуңа күрә һәр җырым озак туа. Җыр ул – сүз һәм көй авторлары, аранжировка ясаучы һәм җырлаучының уртак бер иҗаты. Ул кешедә роман укыгандагы кебек үк дулкынландыргыч тәэсир калдырырга тиеш.
 
–  Шундый мөмкинлек булса, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?
 
– Мин моңа җавап бирмәмдер… Үзгәртәсе килә икән, тотасың да үзгәртәсең инде аны.
 
– Холкыңны биш сүз белән тасвирлап бирә аласыңмы?
 
– Мин тугры дус, үҗәт, табигать баласы, оптимист, Аллага рәхмәтле.
 
– Бүген кәефеңә нинди җыр туры килә?
 
– Эльмира Җәлилова сүзләре, Фирзәр Мортазин көенә «Яшик әле» дигән җыр.
 
Яшик әле яшен булып, ут булып,
 
бу дөньяда гомердән дә
 
кадерлерәк берни юк.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»