|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2023 Криминал
Чаллыда банкта салют оештырган ир-атны тоткарлаганнарЧаллы полициясе банк бүлегендә пиротехника яндырган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 26 июньдә шәһәр банкларының берсендә билгесез ир-ат пиротехника яндырып качып киткән.
Хокук саклау органнары шикләнелүчене тоткарлый алган. Ул Тукай районында яшәүче 47 яшьлек кеше булып чыккан, дип яза Татар-информ.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хулиганлык турында җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен оператив һәм тикшерү чаралары үткәрә.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|