поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2023 Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов: “Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын”

Танылган җырчы Руслан Кираметдинов белән ачыктан-ачык әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хәлдән килгәнчә тырыштым, эшләдем. Әмма хатын ягыннан аңлау булмады, гаиләдә җылылык бетте", - ди Руслан.

– Гаиләң таркалуда кем гаепле дип уйлыйсың?
 
– Үземне гаепле дип санамыйм. “Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын”, – диләр. Ул мәлдә мин хатын-кыз психологиясен өйрәнергә, ни өчен шулай булганын аңларга тырыштым. Хәзерге кызлар төрле иллюзияләргә ышанып кияүгә чыга. Кызганыч, минем гаиләдә шушы иллюзиянең, социаль челтәрнең йогынтысы көчле булды. Ул тузга язмаган блогерлардан үрнәк алды, ирекле хатын-кыз булырга омтылды, ир артыннан барырга теләмәде. Янәшәсендә ирдән аерылган яңа дуслар пәйда булды. Әмма тормыш алай гына бармый ул. Чынлап әйтәм, андый хатын-кыз бәхетсез була. Ни генә әйтсәң дә, гаиләне саклап калу хатын-кыздан тора.
 
– Ә син гаиләне саклап калырга тырыштыңмы? Хәзер гаиләгә кире кайтырга әзерме?
 
– Сакларга да тырыштым, аңлатып та карадым. Теләмәде. Ул үткәнгә кайтырга тырышыр, әмма соң булыр. Минем яктан кире кайту булмаячак. Гаилә таркалуны ир-ат кеше хатын-кызга караганда да авыррак кичерә. Балаларымның үскәнен күрә алмау җанны әрнетә, атнага ике көн күрешү нәрсә инде ул... Төнлә гастрольдән кайткач, безне сагынып көтеп йоклап киткән баламны кочаклап үбүдән мәхрүм итте ул мине.
 
– Пандемия вакытында урманда утын кисеп йөрдең. Сәхнәдән читләшүең гаиләнең таркалуында роль уйнадымы икән?
 
– Утын кисү эше белән концерттан кергән акча бетә башлагач, ягъни чарасызлыктан шөгыльләнә башладым. Уйлаштык та, бер егет белән икәү кушылып, техника сатып алдык. Хәлдән килгәнчә тырыштым, эшләдем. Әмма хатын ягыннан аңлау булмады, гаиләдә җылылык бетте. Ул мине һаман саен сәхнәгә тартты, әмма мин андый вакытта җырлап йөрергә теләмәдем. Ир кешене үсендереп торсаң, ул күктән йолдыз да алып төшәргә мөмкин. Социаль челтәргә ни генә язмады, кеше шуңа ышанды...
 
– Аның дәлилләре бар иде бит. Янәсе, син кул күтәргәнсең. Фото-видеолар чыгарды...
 
– Балалар белән ант итеп әйтәм, гомеремдә дә кул күтәргәнем булмады. Әти дә беркайчан да әнигә андый мөнәсәбәт күрсәтмәде. Тормышта ыгы-зыгылар була, савыт-саба шалтырамый тормый, ләкин кул күтәрүләр булмады. Ул минем өскә килә иде, мин аның кулып тотып алып: “Бар, тынычлан”, – дип җибәрә идем. Әнә шуннан калган эзләрдер, яки үзе бәрелгәндер. Шуны төшереп: “Руслан мине кыйный”, – дип социаль челтәргә чыгарды. Әмма бу дөрес түгел.
 
– Ул чакта иң беренчеләрдән булып сиңа Фирдүс Тямаев ярдәм кулын сузды...
 
– Әйе, ул вакытта Фирдүс рухи яктан ярдәм итте. Ул миңа: “Руслан, ашыкма, барысы да үз урынына басачак әле”, – диде. Һәм шуңа таба бара да. Халык барысын да аңлады, тамашачыны алдап булмый. Сүз уңаеннан, Фирдүснең хатыны Резидә – минем өчтуган сеңлем.
 
– Марат Яруллин Ильмира белән дуэт җырлаганчы, синнән рөхсәт сораган икән...

– Юк, әлбәттә. Ялган ул. Андый ялганнар күп булды инде.
 
– Мәсәлән?
 
– Имеш, мин Ильмираның әтисен концертларыма чакырам икән. Чынлыкта, әтисе үзе шалтыратып, концертыма килергә теләвен әйтте. Әтисе шалтыратканда, бер журналистка интервью бирә идем, аңа да әтисенең шалтыратканын күрсәттем.
 
– Сез аралашасызмы? Иҗатын күзәтеп торасыңмы?
 
– Юк. Балаларымның әнисе булуына карамастан, аны күрмәскә, ишетмәскә, социаль челтәрдәге аккаунтын карамаска, беркая да очрашмаска дип үземә сүз бирдем. Иҗаты белән дә кызыксынмыйм.
 
– Әти-әниең сезнең аерылышуны ничек кичерде?
 
– Бик авыр кабул иттеләр. Әнине өйгә кертмәвен әни авыр кичерде. Балалар әбиләрен үлеп ярата, әни аларны үстереште.
 
– Балалар белән еш күрешәсеңме, сораган әйберләрен алып бирәсеңме?
 
– Теләгән вакытта күрешәм. Аларны күрүгә бернинди киртәләр дә юк. Улым белән кызым миңа тартыла, мине яраталар. Сүз дә юк, кирәк әйберләрен алам.
 
– Май аенда Казанда концертың гөрләп узды. Халык ничек кабул итте?
 
– Әгәр янәшәмдә аңлаучым, фикердәшчем булса, ул концерт күптән куелыр иде. Иҗатымны яратучылар, социаль челтәрдә уңай фикер язучылар бик күп, барысына да зур рәхмәтемне белдерәм. Сиринә Зәйнетдинова белән Хәния Фәрхи репертуарыннан алып башкарган җырны да яратып кабул иттеләр. Шулай туры килде, Казандагы концертым Хәния апаның туган көнендә, 30 майда булды. Тамашачы аягүрә басып алкышлады. Төркемемдә бик талантлы музыкантлар эшли. Клавишник Фәнис белән без туганнар да әле. Концертларымны күп еллар дәвамында Чаллы театры артисты Илфат Әскәров алып бара. Хәзерге вакытта халык җырларын уйный белүче һәм миңа туры килгән баянчы эзлибез.
 
– Социаль челтәрдә Чаллы радиосында эшләүче кыз белән төшкән фотоларыңны еш күрәбез. Сезнең арада нәрсә бар?
 
– Бу сорауга җавап бирмәсәм ярыймы?
 
– Кыз белән егет арасында дуслык була аламы?
 
– Юк дип уйлыйм. 
 
– Син тугры кешеме?
 
– Әйе. 
 
– Икенче тапкыр өйләнергә теләк бармы?
 
– Әлегә юк. Тик Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булыр. 
 
– Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?
 
– Җиң сызганып гастрольләргә әзерләнәм. Концертларны октябрьдән башларга исәп, Аллаһы боерса. Татарстаннан кала, Ульяновск, Пенза, Самара, Башкортстан, Марий Эл, Оренбург, Удмуртия якларына барачакбыз. Аена 23-28 концерт булыр дип көтелә. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»