|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2023 Фаҗига
Казан үзәгендә 17 яшьлек үсмер һәлак булганБүген Казан үзәгендә 17 яшьлек үсмер һәлак булуы турында мәгълүмат чыкты. Аны бер йортның тәрәзә астында табып алганнар. Фаҗига икенче каттагы фатирда килеп чыккан. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, үсмернең күкрәгендә пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра эзләре булган. Шул ук вакытта, фатирның эчтән бикле булуын да әйтергә кирәк – ишек ачкычы шунда ук яткан.
Табиблар килгәндә, үсмер исән була әле. Әмма берникадәр вакыттан соң аның йөрәге тибүдән туктый.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|