|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2023 Криминал
Чаллыда әтисен пычак белән чәнчеп үтергән ир-атны тоткарлаганнарЧаллыда әтисен пычак кадап үтергән ир-атны тоткарлаганнар, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразы буенча, 24 июнь иртәсендә Шамил Усманов урамындагы фатирларның берсендә 37 яшьлек ир-ат әтисе белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Шул вакытта ата белән ул арасында низаг чыга. Бәхәс вакытында яшь ир-ат 63 яшьлек әтисенең күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадый. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат вафат була, дип яза татар-информ.
Хәзерге вакытта шикләнелгән ир-ат тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклау чараларын үткәрә. Үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|