поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.06.2023 Язмыш

"Утырып елыйсы килгән чаклар күп булды"

Яңа өй җиткергән туган-тумачаларына нигез котлап биргән бүләге бер – дүрт урындык белән зур имән өстәл! Хәер, остадан башка бүләк килешмәс тә иде. Агачтан күз явын алырлык йорт җиһазлары – диван, шкафлар, урындык, өстәлләр, сәгать, тәрәзәгә рамнар белән йөзлекләр, ишекләр, хәтта картиналарга кадәр ясаучы Ралиф әфәнде Ялалов кулында яралган матурлыкка тиңнәр юк.

Актаныш районы Кәзкәй авылында яши ул. Гомере буе туган туфрагына тугрылыклы. Кем әйтмешли, ике катлы йорт җиткергән, яшәгән тирәсен ямьләп агачын да күп утырткан, хәләле Илсөяр ханым белән ике бала үстергәннәр, инде онык сөяләр!
 
Егерме елдан артык үз кәсебендә ул – агач эшендә. Йортының махсус беренче катында ясалган остаханәсенә сыймыйча машина гаражын ук биләп алган эш җиһазлары кайчагында сарайга, хәтта җәйләрен талымсызланып, ишегалдына ук чыга икән.
 
– Гаиләдә бишәү без, дүрт сеңлемә – абый мин, олы бала. Әни гомере буе сатучы булып эшләде, пенсиягә чыгар алдыннан гына күмәк хуҗалык ашханәсенә күчте. Әти тракторчы иде, аннары ферма мөдире итеп билгеләделәр. Алар көннәр буе эштә, ә безне өйдәге хезмәт “үстерде”. Электән сеңелләремә күз-колак идем, хәзер дә үземнекеләр үзәктә, өчесен  йортлы иттем инде – һәр почмагы үз кулымнан үтте, суккан кадакларымны күз йомып та күрсәтәм. Дүртенчесе шәһәрдә фатирда яши. “Абыйга өйгә җыенабыз...” – дигән сүзне аннан да көтәм. Холык шундый – бер сүз җитә! Кияүләр белән аңлашып, килешеп эшләве дә рәхәт, сүземнән чыкмыйлар, – ди Ралиф әфәнде.
 
Оста әйткән сүздән кер эзләмиләр! Әйткән сүзе үтәлә икән, димәк, хөрмәт-ихтирам күрсәтеп яшиләр. Ә Ралиф әфәнденең исә агач эшендә тәҗрибәсе җитәрлек.
 
– Хәрби хезмәттән кайткач, башта милициядә эшләдем. Укырга җибәрмәделәр. Өч елдан янгын сүндерү хезмәтенә күчтем. Менә шунда агач эшенә иләсләндем. Болай да үсмер чактан күңелне “кытыклап” тора иде,  вак-төяге кулдан китмәде – көрәк саплыйсы бармы, сәнәкме әтигә кадәр җәһәт үзем эләктерә идем. Янгын сүндерү хезмәтендә бер тәүлек эшләп кайтасың да өч тәүлек ял итәсең бит, вакыт күп, агач эшенә яллана башладым – кемгә мунча эшлисе, өй җиткерәсеме. Кулга акчасы да ипле төшә – бер куанасың, эшеңне ошатып калсалар башлар күккә тия, – ди Ралиф әфәнде.
 
Хәрби хезмәттән кайткан елында Актанышта йорт салырга керешә ул. Үз кулы белән. Түбә астына керткәч тә өйләнә. Менә шул өйдә “томшык” ярган балаларны үстерәсе генә дә бит! Илсөяр ханым һөнәре белән фармацевт, эше дә район үзәгендәге даруханәдә. Ә алар яңа йортларын саталар да авылга – Кәзкәйгә кайтып китәләр. Әтиләренең бакча башына ике катлы йорт җиткерәләр.
 
– Актаныш бездән 10 чакрым, Илсөяр бүгенгәчә йөреп эшли. Ияләшкәнгәдерме, авырлыгын күрмибез, гел ике арада йөгерәбез, – дип шаярта гаилә башлыгы. – Аның каравы авылдагы рәхәтлек... Без бит Башкортстан чигендә яшибез. Сөн буенда! Бездәге табигать беркайда да юк!
 
Белмим, табигать илһам бирәдерме, нәселдән килгән сәләтедерме, күңелендәге матурлык  агач йөзенә килеп кунгач сокланып туймаслык. Агачтан эшләнгән картиналары, сәгатьләре бигрәк нәфис бизәкле.
 
– Башта агачтан тәрәзә рамнары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясадым. Элек бит барысы да агачтан иде, хәзер генә пластик белән калайга күчеп беттеләр, дисәм дә... Агачтан өзелмәгән кешеләр күп әле. Заманасына ияреп мин дә калай белән дә эш итәм анысы. Элек метрлап ала идем эшемә, бер метры – 400 сум. Бүген чак  кына кыйммәтрәк, ләкин кесә күтәрмәслек түгел. Тәрәзә рамнарына агачлар гына үзгәрә төште, ләкин агачтан эшләнгәне барыбер икенче инде, өй эчендәге исләр тә тәмлерәк! – ди Ралиф әфәнде.
 
Инде үз бренды да булган агач рамлы тәрәзләренең хакы бер квадрат метры 5200 сумнан башлана. Пыяла да соңгы елларда кыйммәтләнә төшкән, анысының квадрат метры – 600 сум тора. Бик сирәк очракларда гына тәрәзәләрне өч кат пыяладан эшли. Бәясе арзанрак булсын өчен нигездә ике катлы пыяла куйдыралар  икән.
 
Элек бизәкләрне дә ул кулдан ясап, йөзлекләрне кул белән кискән. Бүген эше күпкә җиңел – 260 мең сумга алып куйган автоматлаштырылган махсус заманча җайланмага компьютер ярдәмендә программа төзи дә, кирәкле бизәкнең киселешен янында басып кына күзәтә.
 
– Элек кул белән эшләгәндә соңгы бизәкне кисеп бетергәндә арада берсе сынар иде, йә илткәндә юлда кителеп төшә... Утырып елыйсы килгән чаклар күп булды инде, сеңлем. Андый чакларда клей коткара. Бүген дә кесәдә клей йөри. Анысын үзем ясыйм. Серен чишәсе килми дә... Әйтәм – суыткыч коробкаларында пенопластны кеше ташлый, ә мин чүплектән җыеп кайтам. Шуны ацетонга салып эретәм – сыеклык барлыкка килә. Пычкы чүбе бездә тау кадәр бит, шуны илим. Оны коела, иләк төбендә чүпләре кала. Чүбен җиләк төбенә салабыз, бакчага. Әле бит без 1 мең төп “Елизавета II» дигән виктория җиләге дә үстереп сатабыз. Ремонттан сорты, көзгә кадәр бирә. 5 литрлы бер чиләге – 1200 сум. Эре, баллы! Анысы Илсөяр апагыз бизнесы. Ә мин теге иләнгән пычкы чүбе онын, бергә бер исәбендә эретелгән пенопластка кушам. Бер дигән клей! Пычкы чүбенең онын кушмыйча, лак итеп кулланырга да була – ялтыравыгы мәңгелек, – ди оста.
 
 Пычкы чүбе, димәктән, гаиләдә ул еш кына сүз “түмгәге”нә әйләнә икән.
 
– Аякка ияреп керә бит! Баш түбәсенә кадәр агач оны куна. Илсөяр апагыз сүгә инде: “Идән тулы пычкы чүбе! Ник кагынып кермисең?” – ди. Мин дә сүзсез калмыйм: “Монысы аның ак тузан! Түзеп була. Әле терлек-туар асрамыйбыз, сарайдан йә салам тагылып керер иде чалбар балагына, йә тирес”, – дим. Хак әйтәм бит. Остаханәдән тамак ялгарга кергәч, үзе минем кулны иснәп туймый – нарат сагызы исе килә. Бигрәк тә тәмле, хуш исле агач инде, чынлап та, – ди Ралиф әфәнде.
 
Бөтен төр агач белән дә эш итми икән үзе. Нарат белән чыршы, юкә, каен, карагай, имән... Соңгылары бик кыйммәт йөри, шуңа да кулына сирәк эләгә. Урындыкларын каеннан ясый, “сырмалар” эшләргә җиңел, ди. Каен белән юкәнең холкы да “йомшак”, эш коралына буйсынучан икән.
 
Оста ясаган эскәмияләрнең матурлыгы! Аркасы бизәкле! Хак дигәне дә менә шушы бизәкләргә бәйле. Эскәмияләрнең бәясе 8500 сумнан башлана. Сүз дә юк, үз йортында һәр җиһаз оста кулында эшләнгән. Диваннары, ятаклары, шкафлары... Гозер белән килүчеләрне дә кире какмый. Соңгы вакытларда заманча диваннарга ихтыяҗ арткан.
 
– Элек җиңелрәк уйлый идем, ошамаса, барып чыкмаса, агач күп бит, яңадан ясап була, дия идем. Әллә яшь олыгая барган саен акыл үзгәрә, тәҗрибә дә шактый бит, агачның һәр сантиметры кадерле хәзер, ничек киссәм уңышлырак булыр, дип озак кына уйлап, җиде кат үлчәп кенә кисәм. Агач бик бәяле товар хәзер, кыйммәтле – кадере артты, — ди ул.
 
Останың эшен тәнкыйтьләп булмаса да, тормышта гаеп итүчеләр дә очрый икән.
 
– Авыл җирендә ир-атлар очраша торган җир бар – зират. Язын өмәгә килгәч, бер авылдаш: “Гомерең буе эшләмәдең инде...” – дип әйтеп куйды. Күңелгә тиде бит. “Син кайда эшләдең соң?” – дим. Мин авыл нигезен саклап гомер итәм, ул бөтенләй шәһәрдә яшәде югыйсә. “Төзелештә!” – ди бу. “Киттек әйдә, шәһәреңә. Йортлардагы һәр фатир ишеген шакыйбыз, кем танып ишек ачар икән сиңа? Кайсысы чәйгә эндәшер?” – дидем. Карап тора миңа. “Киттек булмаса минем юлдан! Авылда минем кул тимәгән йорт юк. Тирә-күрше авыллар! Мари авылларына керик, бер-берсеннән көнләшеп бизәк өстәтәләр ясаганда, һәр йортның тәрәзәсендә минем кул эше! Башкорт авылларына чыгыйк – урам башында күренүгә өстәл түренә кертеп утыртачаклар, сыйлап, рәхмәт әйтеп озатачаклар. Һәр авылда миңа урын – тәхеттә!” – дидем тегеңә. Гомерем заяга үтмәде. Әле дә күңелем яраткан кәсебем ипи ашата. Шунысы кызганыч, улымда үз сәләтем юк, алай да көяләнмим, бәлки оныкларым сөендерер?! – ди ул.
 
Юк-бар сүзгә кәефе китсә дә кулындагы эше тотрыклы, кәсебе нык аның. Киләчәктә куандырасы эшләре дә күп булсын!
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»