|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2023 Фаҗига
Фуралар бәрелешеп, һәлак булучы кешенең кем булуы ачыкланганТатарстанда М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Авария әйләнеч юлда Осиново тирәсендә килеп чыккан.
Биредә ике фура бәрелешкән, нәтиҗәдә Красноярск краеннан килүче йөк автомобиленең йөртүчесе һәлак булган.
Прокуратура авариядән соң Дәүләт автоинспекциясе үткәрә торган тикшерүне контрольдә тота, дип хәбәр итте Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|