|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2023 Шоу-бизнес
Зәйнетдин: Студент вакытта мин "ноль" идемУнбиш төрле музыка коралында төрле көй чыгарган һәм шул ук вакытта оста биюче дә булган Зәйнетдинне хәзер белмәгән кеше юктыр. Кыска вакыт эчендә ул “Зәйнетдин” этно-шоу проектын булдырып, йөздән артык концерт-фестивальләрдә чыгыш ясаган популяр музыкант. Унбиш төрле музыка коралында төрле көй чыгарган һәм шул ук вакытта оста биюче дә булган башкорт егете кыска вакыт эчендә әллә күпме тамашачы күңелен яулады. "Студент вакытта бию буенча мин "ноль" идем. Ләкин мин музыка уен коралларында уйнап һәм, шул ук вакытта биеп тә, үземнең шоу-тамашамны эшләү теләге бик көчле булды", - дип искә ала ул. - Стәрлетамак бию театры җитәкчесе Хәлил Ишбердин элек тә минем фанатым иде, әле дә иң ихтирам иткән шәхесләрнең берсе ул. Киттем аның янына Стәрлетамакка. "Минем сездә биисем килә", - дидем. "Ничек син бездә биергә уйлыйсың, син бит биюче түгел, музыка һәм театр бүлеген бетергәнсең", - диде ул миңа. Җавап биргәнем истә болайрак: "Минем өчен диплом биеми бит, үземнең теләгем бар". Ничек мине алар эшкә алгандыр, анысын хәтерләмим. Ләкин алдылар. Шулай итеп мин профессиональ бию коллективында эшләп киттем. Сынау үтү вакытында мин эшкә бер сәгатькә алдан килеп, кабатлый, өйрәнә идем, аннан соң репитиция башлана, ул сәгать 2-3кә кадәр дәвам итә. Азактан калып та кабатлый идем. Кич балалар өчен бию дәресләре үтә, мин алар янына басып, бию сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен баштан башлап өйрәндем. Кайбер укытучылар белән сөйләшеп, индивидуаль дәресләр дә алдым. Алар әле дә минем өч ай эчендә профессиональ рәвештә биергә өйрәнә алуыма аптырыйлар".
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|