|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2023 Фаҗига
Автобус юл һәлакәтенә эләккән, 8 кеше үлгән
Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «РИА Новости»га хәбәр иткән . «Беренчел мәгълүматларга караганда, Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.
Төбәк прокуратурасында ачыклаганча, чәршәмбе көнне 18:30 сәгать тирәсендә Р-217 «Кавказ» трассасында Кизләр районы территориясендә Мәскәү — Хасавюрт рейс автобусы җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Республика башлыгы Сергей Меликов Telegram-каналда, авария нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган, дип хәбәр итте.
--- |
Иң күп укылган
|