|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2023 Җәмгыять
Рөстәм Нәбиев аяксыз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән85 яшьлек Фаяз бабай коронавирус белән авыру сәбәпле аяксыз калган. Ул кибеткә дә инвалид коляскасында йөргән. Аны кызганып, бер блогер акча җыя башлаган. Рөстәм Нәбиев Фаяз бабайга ярдәм итәргә теләүчене акча җыюдан туктаткан. Очрашу залда, халык алдында узган. Соңыннан ул бабайны өенә кадәр озата барган, аңа пультлы коляска белән йөрүнең ничек җайлы булуын күрсәткән.
«Фаяз абый якты, изге күңелле, тормышны яратучы кеше. Әлеге коляска аның тормышын тагын да җиңеләйтәчәк. Фаяз бабайны шатландырдык. Түбән Кама халкына рәхмәт. Сездән көч алып кайтып киләм. Шундый матур шәһәрдә минем фикердәшләрем бик күп икән. Шәһәр дә бик ошады, мин сезгә күпмедер дәрәҗәдә көнләшеп карыйм», – дип язган Рөстәм.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|