|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2023 Җәмгыять
Уфада берәү юлдан 50 мең акча тапканУфада яшәүче бер кеше юлда 50 мең сум акча тапкан. Һәм аны нишләткән, дисезме? Көннәрдән бер көнне Булат исемле ир баласы белән урамнан китеп барганда юлда 5 мең сумлык купюралар белән пакет ятканын күргән. Башта аны үзеннән алдарак барган бер төркем кешеләрнең берсеннән төшеп калган дип уйлаган. Ләкин алар тиздән юлның икенче ягына чыгып, күздән югалганнар, ә ир баласы белән аларны куып тота алмаган.
Акчаны алмыйча китү дә сәер булыр иде, аны барыбер кемдер алачак бит инде. Шуннан соң Булат, мондый очракта нишләргә кирәклеген өйрәнеп, инструкция буенча эш иткән - акчаны полициягә илтеп биреп, җаваплы саклауга калдырган.
Ярты ел эчендә акча артыннан килүче булмаган. Шулай итеп, 50 мең рәсми рәвештә тапкан кешегә калган.
Әгәр шул вакытта кесәсенә салган булса, ә югалткан кеше полициягә гариза язса, видеокүзәтү камералары ярдәмендә бу хәлнең очына барыбер чыгарлар иде, ә тапкан кеше җинаятьче булып калыр иде.
Фото: Татар-информ
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|