поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.04.2011 Юмор

Татар радиосы рекламаларына пародия

Коточкыч бәйрәм

 

Хөрмәтле тамашачылар! Татарстанда тиздән зур бәйрәм. Татарстан өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен зур бәйрәм булачак. Мондый бәйрәмнең әле Җир шарында булганы юк. Грандиоз бәйрәм! Коточкыч гүзәл бәйрәм. Ул бәйрәмне күрми кала күрмәгез. Күрми калсагыз, бәхетсез булачаксыз. Тиздән, тиздән, тиздән!.. «УНИКС» залына үзенең коточкыч бөек бәйрәменә затлы бакчаларда затлы куакларга гына кунып сайраучы сандугачыбыз Гүзәл Уразова чакыра. Килми калмагыз!!! Тамаша залына Салават үзе кереп чыгачак. Күрми калмагыз!!!

 

Атылган йолдыз

 

Хөрмәтле җыр сөюче милләттәшләребез! Күк йөзендә Галактикалар бихисап. Ул Галактикаларда миллиардлаган йолдызлыклар. Йолдызлыкларда миллиардлаган йолдызлар. Ләкин барысыннан яктырак янучы бер йолдыз бар. Ул күк йөзен генә түгел, безнең күңелләребезне дә яктырта. Ул йолдызның исеме – Салават Миңнеханов. Тиздән ул Кояш галактикасыннан атылып, икенче Галактикага күчәчәк. Күреп калырга ашыгыгыз. Бары тик бер генә көн – 17сендә «Пирамида»да ул яктырып алачак. Ул көнне Салаватның адашы үзе «Пирамида» ишеген ачып караячак.

 

Сез таныган йолдыз

 

Кешелек дөньясы затлы аргамак булып, ашкынып киләчәккә чаба. Бу заман ыгы-зыгысы, мең мәшәкатьләр арасында дөньяның үрдән үргә сикереп киләчәккә томырылганын да күрми калабыз. Азга гына тукталып, кайгы-хәсрәтләрегезне күршеләрегезгә калдырып торып, Филармониянең тамаша залына керегез. Сәхнәгә карагыз! Күрәсезме, анда кем балкып тора?! Әлбәттә, сез аны таныйсыз. Ул сезнең яраткан сөекле, сөйкемле, гүзәлләрдән-гүзәл җырчы йолдызыбыз Гөлнара Тимерҗанова! 21ендә аны күреп тыңлау бәхетенә ирешергә язсын. Онытмагыз – 21ендә! Филармония залында! Бәйрәм өстенә бәйрәм – концерт башланыр алдыннан Салават машинасы белән урамнан узып китәчәк.

 

Изге догада...

 

Бисмиллаһи рахмани рахим. Безнең бөтен эшләребез, кылган гамәлләребез бисмилладан башлана. Эстрада кояшы Илнар Сәйфиевнең бисмилласы да, амины да җыр. Аның һәр җыры дога булып безнең күңелләребезгә иңә, җаныбызга сеңә. Аны тыңлагач, йөзебезне кыйблага юнәлтеп, сәҗдәгә китәсе килә. Килегез 30ында... шунда, сез кылмаган гөнаһларыгыздан арынып, чистарынып китәрсез. Әгузе билләһи минаш- шайтанир-раҗим. Бу – Салаватның еш кабатлый торган аяте. Бәлки, әле анда Салават үзе дә күренеп китәр.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»