|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Аю кешеләргә һөҗүм иткәнМагаданда аю дүрт кешегә һөҗүм иткән. Әлеге вакытта ерткычны тәүлек әйләнәсенә тепловизорлар белән эзлиләр, дип хәбәр итә ТАСС өлкә хакимиятенә сылтанып. Кызганычка каршы, бер кеше кыргый җәнлектән качып котыла алмаган. Тагын өч кеше – бүгенге көндә дәваханәдә.
Магадан өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә аюның кешеләргә һөҗүмен раслаганнар. Табигый ресурслар һәм экология министры Олег Косолапов ерткычның кешеләргә һөҗүме шәһәрнең өченче Транспорт тыкрыгы тирәсендә теркәлүен хәбәр итә. Вакыйга урынын уратып алганнар. Ведомство башлыгы шулай ук соңгы атналарда магаданлылар аюларның ихата-бакчаларны туздыруларына, этләргә ташлануларына зарлануын белдерде. Бу кыргый җәнлекләр ату тавышларыннан курыкмый, һәм алдан белә торып кешеләр янына чыга башлады, ди Косолапов. Министр фикеренчә, аюларның шундый тәртибенең төп сәбәбе – аларны еш кына ашатучы кешеләр.
“Эш чүплекләрдә дә түгел, аларның саны җәмәгатьчеләр һәм Табигый ресурслар министрлыгының көчәйтелгән контроле аркасында кимеде. Эш аюларны миграциягә этәрә торган янгыннарда да түгел. Ерткычларның кешеләр арасына чыгу сәбәбе – күпләрнең аюларны ашатулары, шуңа да аюлар кешеләрдән курыкмый башлый”, – ди Олег Косолапов.
Фото:magadanpost.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|