|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2023 Хәвеф-хәтәр
15 яшьлек малай машина белән әйләнгәнБашкортстанның Калтасы районында исерек яшүсмер юлда машина белән әйләнгән. Бүген иртән полициянең дежур частенә ВАЗ-2114 автомобиле юл һәлакәтенә очравы турында хәбәр килгән. Һәлакәт урынына Калтасы районы буенча ДПС экипажы җибәрелгән. Куян-Калегин авыллары юлында исерек килеш руль артына утырган 15 яшьлек малай машина белән әйләнгән. Исән калган, әмма бераз имгәнгән.
Тиздән автомобиль хуҗасы да транспорты югалуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Нефтекамадан кайткан егет төнге сәгать өчтә туган тиешле абзыеның өенә кереп, өстәлдә яткан машина ачкычын урлап чыккан.
Җәйге каникулны күңеллерәк үткәрергә уйлап, төнге урамда бераз йөреп килергә уйлаган.
--- |
Иң күп укылган
|