|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2023 Җәмгыять
7 яшьлек малай карбыз ашагач, комага киткән һәм үлгәнКемерово өлкәсендә җиде яшьлек бала әти-әнисе сатып алган карбызны ашаганнан соң хастаханәдә үлгән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Кузбасс буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 10 июньдә малайны кискен агулану билгеләре белән Анжеро-Судженск хастаханәсенә алып киләләр. Баланың хәле начарланганнан соң, аны Кемерово хастаханәсенең реанимациясенә күчерәләр. Агулануның сәбәбе карбыз булган дип фаразлана.
Shot Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, эчәк инфекциясе фонында малайның баш мие шешенгән һәм шул нәтиҗәдә организмы сусызланган, ул комага киткән. Баланы коткарып кала алмаганнар.
Үлгән малайдан тыш, карбызны аның олы абыйсы ашаган, аңа эчәк ялкынсынуы диагнозы куелган. Вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылган, Роспотребнадзор белгечләре эпидемиологик тикшерү үткәрә.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|