|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2011 Җәмгыять
Ә сез ышанасызмы?Япониядәге җир тетрәү һәм “Домодедово” аэропортындагы шартлау хакында алдан ук кисәткән күрәзәче Артем Драгунов яңа фаразларлар ясаган. Германиядә яшәүче рус блоггеры әйтүенчә, быел Россия, Италия, Греция һәм Төркиядә фаҗигаләр көтелә. Хәтта Олмпиаданы үткәрмәскә мөмкиннәр, дигән ул. Дөрес, аның кайсы ярыш турында әйткәне генә билгесез. Мәгълүм булганча, моңарчы астролог Павел Глоба Сочидагы Олимпиада вакытында өченче бөтендөнья сугыш башланачак, дигән иде. Ә сез моңа ышанасызмы? Дамир АДИЕВ, эшмәкәр:
– Ышанмыйм, башкаларга да шуны киңәш итәм. Бу – бик оста итеп оештырылган бизнес. Безнең колакка токмач “элеп”, баерга телиләр. Болар шикелле ялган күрәзәчеләр көнозын ни дә булса сөйли бит. Меңнән бере чынбарлыкка туры киләдер, бәлки. Фараз ясаганда төгәл көнен, урынын, вакытын әйтеп бирсеннәр, менә шуннан соң сөйләшербез.
Рөстәм ГАТАУЛЛИН, психолог:
– Кешенең холкы шундый. Фактлар белән дәлилләгән сүзгә ышанмаса да, билгеле булмаган, сәер юллар белән ачыкланган сүзләргә ышана ул. Юк, диючеләр күпчелек очракта алдаша. Күрәзәчегә йөрмәсәк тә, көн саен иртән йолдызнамә тыңлыйбыз бит. Бу да үзенә күрә багучылык. Моның ише фаразларның бер “сере” бар: алар барысы да шулкадәр гомумиләштерелгән, томанлы ки, берәүгә дигән фараз миңа, сиңа һәм тагын меңләгән кешегә туры киләчәк. Шуңа күрә алар дөрес, шул ук вакытта бернигә яраксыз.
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, язучы:
– Ышанмыйм. Алга таба нәрсә буласын бары тик Аллаһ Тәгалә генә белә. Бүген шарлатаннар шул кадәр күбәйде. Хәтта Ходайдан узып сөйләшә башладылар. Моның ише фаразлар дөрес түгел. Шул исәптән Олимпиада турындагысы да. Сочидагы уеннар бик әйбәт узачак, дип өметләнәм. Казандагы Универсиаданы да югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез. Ә фаразлар ясау белән шөгыльләнүчеләргә килгәндә, аларның күбесе, үзләре хакында онытмасыннар өчен, сенсация ясарга тырыша бугай.
Гүзәл ГЫЙЛЬМАНОВА, дәвалаучы, астролог:
– Болар ахырзаман галәмәте. Башкаларга начарлык теләгән, сихер белән шөгыльләнгән, урлап-талап яшәгән кешеләргә ахырзаман һичшиксез киләчәк. Ә Сочида Олимпиада узачагына һәм аның югары дәрәҗәдә оештырылачагына шигем юк. Татарстанга исә бернинди куркыныч янамый. Чөнки ул изге урын. Безнең кебек тыныч урында яшәргә теләүчеләр саны тагын да артачак әле. Татарстанга изгелек кылырга киләчәкләр. Моны алдагы 1-2 елда күзәтергә мөмкин. Татар халкының эчендә каралык юк. Ә сабырлык һәм түземлек өчен безгә бәла-казадан котылу халәте биреләчәк.
Фәрдия СӘФӘРГАЛИЕВА, Татар яшь тамашачы театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе:
– Драгунов һәм Глоба дөрес әйтәдерме, белмим. Әмма кешедә күрәзәчелек сәләте булырга мөмкин икәненә ышанам. Кешенең мөмкинлекләре чиксез. Без аларның күбесе хакында белеп тә бетермибез. Тик әйтәсем килгәне: шул, фаразлар ясап утыруның файдасы шул кадәр генә. Күрәзәчеләр теге яки бу бәла-казаны булдырмый калу юлларын әйтсен иде. Күпме яшибез, фаҗигадән коткарып калганнары юк әле.
|
Иң күп укылган
|