|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2023 Фаҗига
Юлда янә үлемУфа районының Жуково бистәсендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә. Мостовая урамында «Кроссмастер» мотоциклы һәм каршы килгән "Chery Tiggo" машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл йөртүче урында ук һәлак булган, аның пассажиры җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.
Юлларда сак йөрү зарурлыгы турында тагын бер тапкыр кисәтү урынлы булыр.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|