|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2023 Криминал
Уфада 35 яшьлек хатын интернетта "отзывлар" калдырып баемакчы булганИнтернет аша алдаулар көннән-көн арта. Җинаятьчеләрнең кармагына олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Уфа районында яшәүче 35 яшьлек хатын интернетта акча эшләргә теләгән, ләкин ул үз акчасын да югалткан. Алданганын аңлагач ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Интернет челтәрләрдәге бер популяр сайтта хатынга җиңел генә акча эшләү ысулын тәкъдим иткәннәр. Сайтта товарларны карап, яхшы фикерләр, ягъни "отзыв" калдырырга тиеш булган. Моның өчен ул, сайт кагыйдәләре буенча теркәлгән, хезмәт хакын алу өчен банк картасы саннарын язган.
Ләкин шулай эшләү белән счетында яткан 190 мең сум акчасы юкка чыккан. Алданганын белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әле җинаятьчеләрне эзлиләр.
Фото: фрипик.ком
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|