поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.06.2023 Шоу-бизнес

Һәлак булган җырчы турында: "Ашкынып яшәде, ашыгып китеп тә барды"

Казанда юл һәлакәтендә һәлак булган 32 яшьлек рэп башкаручы, җырчы Альбина Сәфәрова белән 9 июнь көнне Лаеш районы Усад авылы Ихлас мәчете янында хушлаштылар. Җырчыны Столбище авылы янындагы мөселман зиратында җирләгәннәр.

8 июнь төнендә Нагорный бистәсе һәм Дәрвишләр микрорайоны арасындагы Тынычлык урамында Опель чит ил машинасы ягулык салу станциясенә эләгү өчен ике тоташ линия аша борыла башлый. Шул вакытта каршы як полосадан килүче Сузики мотоциклы әлеге автомобильгә килеп бәрелә. Бәрелешү бик көчле була. Мотоцикл пассажиры 32 яшьлек Альбина Сәфәрова авыр тән җәрәхәтләре ала һәм авария урынында ук җан бирә. Мотоцикл йөртүче аның дусты була, ул исән калган. Машина йөртүчегә дә зыян килмәгән. Альбина Сәфәрованың үлеме турында белгән фанатлары һәм дуслары әле дә әлеге хәбәргә ышана алмый. 
 
...Рэп-башлаучы буларак Альбина 2010 елда чыгыш ясый башлый. Машинада барганда ул "Те, кто с нами!" дигән җырны җырлап бара. Шул вакытта дусты аны видеога төшерә һәм интернетка куя. Яшьләр арасында әлеге җыр популярлаша. Альбинаны хәтта Казан урамнарында таный башлыйлар. 
 
Сәфәрованы шәһәр халкы гына түгел, ә танылган рэперлар һәм продюсерлар күреп ала. Шул вакытта кыз мотоцикллар белән җенләнә башлый. Альбина еш кына мотосезон ачылышларында катнаша. Дуслары мотоциклда йөрү куркыныч, үзеңне сакла, дип кат-кат кисәтә. Ләкин Альбина һәрчак тизлеккә омтыла, "Миңа адреналин җитми", ди ул. 
 
Төнге клубларда, яшьләр өчен үткәрелгән төрле чараларда чыгыш ясый Альбина, әмма күпмедер вакытка шоу-бизнес дөньясыннан югалып тора. 2022 елда ул яңа треклар чыгара, алар арасында махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә багышланган «Домой» җыры яшьләр теленнән төшми. 
 
Без Альбинаның дуслары белән элемтәгә кердек.
 
— Альбина белән танышуыбызга 6 ел булгандыр, - дип сөйләде Рамил Вәлиуллин. - Аралашучан, һәрчак ярдәмгә әзер булды. Аның белән танышуыбыз да бик кызык килеп чыкты. Татарстанда яшьләр арасында шактый популяр иде ул, ә мин көйләр чыгарам, шигырь иҗат итәм. Социаль челтәрдәге сәхифәсенә үземнең берничә җырымны тәкъдим иттем. Ә ул шунда ук җавап та бирде. Дуслыгыбыз шулай башланды. Бик ачык кеше иде ул, нинди генә катлаулы хәл килеп чыкмасын, беренче булып ул ашыга, ярдәм кулы суза. Психология турында китаплар укырга ярата иде. Кешеләр белән аралашырга яратты. Белүемчә, шәхси тормышы килеп чыкмады аның. "Үз парымны тапмадым әле", дия иде. Җиде яшьлек кызы бар. 
 
Валерия Сөнгатуллина Альбина белән 10-12 ел элек танышкан. 
 
— Көлүе әле дә колагымда чыңлап тора. Беркайчан да тормыштан зарлана белмәде. Тизлек яратты, - дип сөйләде ул. - Мотоцикл белән мавыгуын да шуның белән аңлатып була. Кайчандыр Казанда танылган бер барда биюче булып та эшләп алды. Аның иҗаты бик күпләрне илһамландыра иде, треклары мәңгелеккә истә калачак. Кызы бигрәк жәл. Әле дә ышанып булмый. Ашкынып яшәде, ашыгып китеп тә барды. 
 
Фото: https://vk.com/safarova_albi
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»