|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Шоу-бизнес
Илшат Вакказов тиздән әти булачак (КЫЗМЫ, МАЛАЙМЫ)2 июньдә танылган алып баручы Илшат Вакказовның сөйгәне Арина белән язылышуы турында хәбәр иткән идек. Инде тагын бер яңалык – Вакказовлар тиздән әти-әни булачак. Арина һәм Илшат Вакказовларның мәхәббәт тарихы 2021 елның май аенда башланган. Узган елның 11 декабрендә алар никах укыткан. Ә быелның 11 февралендә үзләренең әти-әни булачагын белгәннәр.
Кичә Вакказовлар Гендер-пати, ягъни баланың җенесен белү уңаеннан оештырылган бәйрәм үткәрде. Бәйрәм чарасы шәһәр читендәге бер йортта ачык һавада узган. Анда Вакказовларның иң якын кешеләре чакырылган.
Гендер-патида билгеле булганча, Арина белән Илшатның кызлары туачак. Бу мизгелдә Илшат белән Арина шатлыктан елап җибәрә. “Без бик бәхетле, күз яшен тыеп булмый”, - ди тиздән әти булачак Илшат.
Вакказовларны котлыйбыз, кызчыклары сау-сәламәт булып тусын!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|