|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Шоу-бизнес
"Исән калуың икеле, дигәннәр иде..."Татарстанның халык артисты Фердинанд СӘЛАХОВ балачактан моңлы җырлар сузарга ярата. “Ничек шулхәтле җырлыйсың килә?” — дип әйтә торган була аңа әнисе. Ә күрше-тирәләр җәен капка төбендә җыелышып җырлата үзен. — Фердинанд абый, урам себерүче булып та эшләгәнсез бит әле?
— Анысы да консерваториядә укыган чакта булды. Өйләндем, гаиләне кайгыртырга кирәк. Менә шунда тамак шешү, ангина башланды. Бераздан яман шешнең дүртенче стадиягә җиткәнлеге билгеле булды. Җырлый алмый башладым. 28 яшемдә, үлә, дип кайтарып җибәргәннәр иде. Казанда бер хастаханә дә кабул итмәде. Мәскәүдә операция ясадылар. Анда эләгүем өчен остазым Зөләйха Хисмәтуллинага рәхмәтлемен. Ул мине Опера һәм балет театрында табиб-фониатр булып эшләүче Флера Таһировага алып барды. Флера Гаевна Мәскәүгә үзенең фәнни җитәкчесе — Михаил Полуновка алып китте. “Соңга калгансыз”, — диде ул чакта табиблар. Әмма Флера Гаевна аларны күндерә алды. Алай гына түгел, остазы кабинетындагы диванда 21 төн кунып, мине саклады. Алар ярдәме белән исән калдым. 38 кг га калган идем. Җырлау түгел, исән калуың да икеле, дигәннәр иде. Ике елдан аякка басып, укуымны дәвам иттем. Авыр чаклар күп булды...
— Күпме авырлыклар аша узсагыз да, үзегезгә күз тимәсен, Фердинанд абый. Ничек шулай сакланасыз? Җәяү күп йөрисездер?
— Мәрхүмә Хәмдүнәкәй: “Атлап та йөри белмисең. Ник чаба икән шушы”, — дип яратып ачулана иде. Тиз йөрим. Ә үзем чапканымны сизмим дә. Юк инде, сакланмыйм. Миндә, мәсәлән, ашау культурасы бөтенләй юк. Артист төнлә юлдан арып кайта. Кич сәгать 6 дан соң ашамаска, диләр, ач ятаргамы? Режим саклаганым булмады. Табигатем шундый, бу нәселдән килә. Спортзалга йөри идем. Операция булгач, туктатып торырга туры килде...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|