поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.06.2023 Авыл

“Авылны төлке басты!"

Һәр атнаның дүшәмбесе “Өмет”нең социаль мәсьәләләр бүлеге өчен үзгә, чөнки бу көнне без гәзит укучыларыбыздан 12.00-13.00 сәгать аралыгында аларны борчыган сораулар буенча шалтыратулар кабул итәбез. Бу дүшәмбедә дә телефон тынып тормады – беренчеләрдән булып редакциябезгә Башкортстанның Илеш районы Иске Кыргыз авылыннан Сәрия апа Хәмидуллина шалтыратты.

“Зинһар, ярдәм итегез! Авылны төлкеләр басты! Кош-кортны харап итәләр! – дип бер тында әйтеп салды ул, кем әйтмешли, дулкынланудан зыңлап торган тавыш белән. – Кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Үзем “Өмет”не алдырам, яратып укыйм, шуңа зарларымны сезгә җиткерергә булдым. Авылыбызда төлкеләр балаларын ияртеп ишек алдыннан, урамнан үтеп китәргә дә күп сорамыйлар.
 
 
Хәер, төлкеләр генә дә түгел проблемабыз. Алары – бер бәла. Тагын ниндидер без белмәгән җәнлек тавык-чебешләребезне буып китә. Бәлки, көзәндер. Ышанасызмы-юкмы, шушы көннәрдә  30 чебешемне, инде бүген-иртәгә суярлык булган тавыкларымны бугазлап, өеп киткән! Дүрт капчыкка тутырып, үләт базына илтеп түктем. Иии, борчылуларым! Бу хәлләрдән кан басымым күтәрелеп, ике көн урын-җир өстендә яттым. Әле ул чебешләрне сатып алган акча түләнеп тә бетмәгән! Июнь пенсиясеннән түләп бетерергә исәп тоткан идем. Хәзер ни тавыклар юк, ни акча дигәндәй.
 
Безнең Иске Кыргызда да, якын-тирә авылларда да төлке-көзәннән зыян күрүчеләр бихисап. Кем коткарыр безне бу бәладән?! Авыл биләмәсе җитәкчелеге бу хакта белә, аларга чарасын күрүләрен сорап, гаризалар яздык. Зинһар, шушы проблеманы хәл итүдә булышыгыз!”.
 
Иске Кыргыз авылы Илеш районының Фәнил Әхнәф улы Нәҗметдинов җитәкләгән Яңа Аю авыл биләмәсенә карый. Сәрия апа сөйләгән хәлләр белән якыннан танышырбыз, каза күрүчеләрне күреп сөйләшербез дип Илеш районына юлландык.
 
Иске Кыргыз авылында Сәрия апа яшәгән йорт янына килеп туктауга ук шул аңлашылды – бу урыннар төлке һәм көзән кебек җәнлекләр өчен, кем әйтмешли, оҗмах почмагы. Тулы хөррият! Сәрия апаның йорты тыкрыкта әкияти, искиткеч матур урында – яшеллеккә күмелеп утыра. Тирә-якта агачлар, куаклык. Ләкин! Йортның бер ягында  агачлык, куе үлән, куаклык, чыбык-чабык белән капланган яр, чокыр булуын күреп хәйран калдык. Төлкеләргә оя кору, үрчү өчен идеаль шартларны табигать үзе әзерләп куйган, күрәсең.
 
Менә шулай, тирә-якка каранып торганда ашыга-ашыга йортыннан Сәрия апа килеп чыкты. “Әйдүк, сезне көтәм бит! – дип йөгереп килеп, күрешергә кулын сузды ул. – Аптырап карап торасызмы? Аптырарлык та шул. Төлкеләрдән котылыр әмәл юк. Шаклар катарлык – мин бакчада эшләп йөрим, төлке, балаларын ияртеп, ишек алдына килә. Оныклар кайткан чак була, ә ул котырган булса? Балалар өчен куркам. Авылдашлар аптырыйлар, Сәрия апа, син ул чокыр башында берүзең яшәргә курыкмыйсыңмы, диләр. Юк, мәйтәм, мин Ходайдан башка беркемнән дә курыкмыйм, мине Ходай саклый, димен. Намазымны укыйм, төнлә дә торырга туры килә әле...”
 
Сәрия апа моңа кадәр гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яшәгән, шунда эшләгән. 2019 елда тормыш иптәше мәрхүм булганнан соң, әти-әнисенең туган йортына Иске Кыргызга кайтырга булган.
 
Сөйләшә-сөйләшә бергәләп Сәрия апа яшәгән хуҗалыкның каралты-кураларын, тавыклар, чебешләр торган кетәклекләрне карап чыктык. Төлке кош-кортка зыян сала башлагач, кетәклек стеналарын, андагы төлке-көзән керердәй барлык тишек-тошыкларны бетон эремәсе белән ныгытканнар. Бер карасаң, чебен дә кереп чыгарлык түгел кебек. Ләкин, шулай булуга карамастан, шушы көннәрдә Сәрия апабыз инде үсеп беткән 30 чебешеннән колак каккан. Күпме чыгым: акчалар теленә күчерсәк, апабыз чебешләрен 16 мең сум тирәсенә сатып алган. Ә аларны ашатуга, тәрбияләүгә, үстерүгә киткән чыгымнар? Түгәрәк кенә суммага баса түгелме?
 
Өченче ел да шундый ук хәл булган – Сәрия апаның ул вакытта да 30 чебешен төлкеме, көзәнме харап иткән. Үткән ел, ни гаҗәп, кош-кортына тиюче булмаган.  Үзе әйтүенчә, быел әтәче исән калган, ләкин ул яраланган. Көрәшкән, әмма бирешмәгән. “Төлке гадәттә тавык-чебешне алып китеп ашый, ә без көзән дип уйлаган җәнлек тавыкның башын өзә, гәүдәсенә тими. Канын гына эчә. Быел шулай булды. Өеп-өеп куйган чебешләремне. Дүрт тавыгым ничектер качып калган әле. Бу хәлдән соң 2-3 көн буе йомырка да салмадылар, бахырларым. Мал табибы да килде”.
 
Елагансыздыр инде...
Еладым, еламый нишлим. Авыл хакимияте башлыгы Фәнил Әхнәф улы бу хәлләр турында белә. Чара күрүләрен сорап, гаризалар яздык. Сәрия апа, төлке атарга вәкаләтебез юк, аларны атарга ярамый, ди. Ә халыкның кош-корты зыян күрә. Бу хәлләрдән чыгу юлы булырга тиештер бит. Монда аучыларның килүе кирәк. Мин сезгә күрсәткән чокырда төлкеләрнең оялары кайда икәнлеген дә чамалап әйтә алам. Берсе – бер башта, икенчесе тегендәрәк. Төлке мартта ук балалый. Хәзер балалары үсте инде. Ана төлкегә аларны ашатырга кирәк бит. Якын-тирәдә яшәүчеләр тавык-чебешләр асрагач, рәхәтләнеп сыйланалар инде.
 
Сәрия апа үзен борчыган, хафага салган башка күренешләр турында да телгә алып үтте.
 
Тынычлыкта, иминлектә гомер кичерәсе килә, – ди ул. - Әнә чокырның теге ягына күз салыгыз әле. Калай түбәле иске йортны күрәсезме? Анда беркем дә яшәми. Хуҗалары мәрхүм. Ләкин өй, аңлавымча, туганнары исемендә. Ләкин каралмаган, ташландык булгач, ул өй тирә-якка куркыныч тудыра – тәүбә-тәүбә, берәрсе килеп шырпы ташласа, өелешеп дөрләп яначакбыз. Әле менә шул туганнардан рөхсәт алып, агачларны балалардан кистерттем. Хәзер җыештырачакбыз инде. Бу чокырлы җир авыл биләмәсенә карый, минем участок түгел. Ләкин мин аны карарга мәҗбүрмен, чөнки язын әнә-ә-ә-ә тегендәге кечкенә елга, кар сулары белән кушылып, таша һәм шушы ярны җимерә. Яр җимерелмәсен өчен элек-электән  әткәй белән әнкәй шушы агачларны утыртканнар. Без дә шулай итәбез. Яр җимерелсә, болай да зур булмаган бакчам бөтенләй уч төбе хәтле генә булып калачак...
 
Арытабан без  Яңа Аю авыл биләмәсенә юлландык. Биләмә башлыгы Фәнил Әхнәф улы безне капка төбендә үк каршы алды. “Андый проблема бар шул. Һәм ул кичекмәстән хәл итүне таләп итә, - диде ул уфтанып. -  Үткән елда да булды төлкеләр кош-кортка зыян салган берничә очрак, ләкин быел күбәйде. Кайдадыр төлке зыян сала, кайдадыр – көзән. Белеп булмый. Соңгысын тотып та булмый, диләр, чөнки бик хәйләкәр җәнлек санала. Халыктан зарланулар арткач, район хакимияте башлыгы исеменә хат әзерләдек. Безнең очракта кыргый җәнлекләрне аулап, юк итүгә квота кирәк. Чөнки бүгенге көндә без закон буенча үз белдегебез белән  аучыларны җәлеп итә алмыйбыз. Закон рөхсәт итми. Элек бу проблема җиңелрәк хәл ителә иде – аучылар киләләр иде дә, тирә-якларны йөреп чыгалар иде. Хәзер алай түгел. Бер сүз белән әйткәндә, проблеманың кискенлеген аңлап торабыз, әмма кулларыбыз “бәйләнгән”.

Илештә аучылар бармы, Фәнил Әхнәфович?
Бар. Ләкин алар үз белдекләре белән эш итә алмый, моның өчен 40 мең сум тирәсе штраф каралган.
 
Бүгенге көндә авыл биләмәсе башлыгы исеменә төлкеләрдән, көзәннән зыян күргән 11 кеше гариза язган. Алардан күренүенчә, ул кешеләр – биләмәнең Иске Кыргыз, Краснояр, Аю, Груздевка авылларыннан. Биләмәдә эшләр белән идарә итүче Миләүшә ханым: “Шушы гаризалар нигезендә Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга әлеге проблеманы хәл итүне сорап хат юллаячакбыз”, - диде. Хатның эчтәлеге белән без дә танышып чыктык. Анда болай диелә:
 
“Хөрмәтле Илдар Иршат улы! Яңа Аю авыл биләмәсе территориясендә соңгы атналарда  төлкеләр активлашты. Кешеләр һәрбер ишек алдында диярлек төлкеләрнең кош-кортны урлавына зарлана. Авылдашларның үзаллы күргән чаралары (капканнар, тимер сеткалар, кетәклекләрне уратып алулар) ярдәм итми – төлкеләр киртәләрне һәм капканнарны җиңел урап уза. Шул уңайдан Яңа Аю авыл биләмәсе башлыгы  сездән Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгыннан төлкеләрне атуга рөхсәт алуда булышлык күрсәтүегезне сорый”.
 
Фәнил Әхнәфович аңлатуынча, район хакимияте башлыгы әлеге хат нигезендә тиешле ведомстволарга, шул исәптән аучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп,  проблеманы хәл итү юлларын эзләячәк. Бирсен, Ходай. Шулай булырга тиеш тә.  Кешеләр яшәгән, дөнья көткән, кош-корт асраган хуҗалыклар, халык иминлеге иң төп хәстәрлек булырга тиеш.
 
 

Руфина ТАҖИЕВА
Өмет
№ --- | 13.06.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»