|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2023 Шоу-бизнес
Иркә: "Ирем белән аралашу сирәгәйде..."Татарстанның атказанган артисты Иркә махсус хәрби операциядәге ире Артур турында һәрдаим хәбәр итеп тора иде. Әмма соңгы арада җырчы ире турында бик сөйләмәде, моның үз сәбәпләре булган. “Берничә көн кәефем булмады. Эш белән мавыгып алсам да (җырчы клип төшереп йөри-авт.), бик борчылдым. Артурдан 5 көн хәбәр булмады. Кичә кич белән генә башка кешедән хәбәр килде. “Борчылмасын, барысы да яхшы”, - дип әйтергә кушкан. Артур белән аралашу, язышу сирәгәйде. Бик нык борчылган идем, хәзер бераз җиңеләйде. Раббым, исән-сау кайтсын”, - ди Иркә.
Артурның һәм хәрби зонада булган барлык егетләрнең исән-имин кайтуын телибез.
--- |
Иң күп укылган
|