поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.06.2023 Фаҗига

Бөтен авыл елый. Дүрт бала әнисез калган

Бөтен авыл елый. Дүрт бала әнисез калган. Юл фаҗигасенә эләгеп гомере өзелгән 46 яшьлек Ләйсәннең якыннарын юатыр сүзләр табып булмый. Бу хәсрәт Ләйсәннең әнисен дә нык какшаткан. Туганнары исә, бердәм булып, сабыйларны ничек тә ятим итмәскә тырышачакбыз, диләр.

Шушы көннәрдә Әгерҗедә узган мари бәйрәме Семыктан өйләренә – Уразай авылына кайтканда өч хатын-кыз һәм ике бала утырган машина юл фаҗигасенә эләгә. Машинаны йөртүче Ләйсән Гарифуллина шунда ук вафат була. Янәшәсендә утырып барган игезәк улларының берсенең хәле бик авыр. Артта утырган ике ханымның да аяк-куллары сынып беткән. Ә менә игезәк малайларның икенчесенә, шөкер, берни булмаган.
 
– Ләйсән яшь булса да, күпне күрде инде ул. Кияүгә чыгып, матур гына яши башлаган иде. Бер кыз, бер уллары туды. Тик, кызганыч, киявебезнең башында яман чир таптылар. Ул кыска гомерле булды. Соңрак сеңлем икенче тапкыр кияүгә чыкты. Айдар белән аларның ике игезәк уллары туды. Тик бу киявебез дә кыска гомерле булды. Балаларга өч яшь чагында юл фаҗигасендә һәлак булды, – ди абыйсы Дамир Мулләхмәтов. – Хәзер менә үзе дә юк. Ул көнне бәйрәм булгач, ул ике малае белән шунда киткән. Янәсе, күңел ачып кайталар. Кайтыр юлда машиналарына тагын ике хатын-кыз да утырган. Фаҗиганең нечкәлекләрен белмим, тик шунысы билгеле: сеңлем юл кырыена очкан.
 
Ләйсәннең олы кызы кияүдә, өченче бәбиен көтә икән. Улы армия сафларыннан кайтып, әнисе белән бергә яшәгән. Ул әле өйләнмәгән. Альмир белән Альфирга – 12шәр яшь.
 
– Ул балаларны мин баянга өйрәтә башлаган идем. Альмирыбыз, бер җирем дә авыртмый, дисә дә, хастаханәгә алып барып күрсәтергә җыенабыз. Сабый шок хәлендәдер, дибез. Альфирның гомере өчен табиблар көрәшә. Сабыйның талагы өзелгән. Ул реанимациядә. Исән-сау савыга күрсен инде, – ди Дамир абый.
 
Әтисез үскән дүрт сабый инде бердәнбер юанычлары, терәкләре – әниләрен югалтты. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк! Дүртесе дә кызганыч. Буй җиткән балалары үз тормышын көтәрләр дә, кечкенәләр нишләр?
 
– Аларның әтиләренең сеңлесе бар. Гел аралашып яшәделәр. Альмир да, Фәридә апаларда яшибез, дигән. Алар сабыйларны алырга каршы түгел. Без дә ташларга җыенмыйбыз. Бу авырлыкны бергә-бергә ничек тә күтәрербез дип уйлыйм, – ди Дамир абый. – Ләйсәннең бик тә рульгә утырасы килде. Берничә ел элек «права»га укыды. Шул машина алып китте дә инде үзен…
 
Авылдашлары Ләйсәннең гаиләсенә ярдәм итү максатыннан акча җыя башлаган. Бу акча игезәк малайларга тотылачак. Булышырга теләүчеләр өчен Дамир Хаҗиәхмәт улы  Мулләхмәтов исемендәге Саклык (СБЕР) банк картасы 89172638867 номерына беркетелгән.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»