поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2023 Җәмгыять

Үги әни булу җиңелме?

Үги әти-әни дигәч, үзеннән-үзе сагаю барлыкка килә. Чынлап та, кеше баласын үзеңнеке итеп яратырга мөмкинме? Актаныш районының Киров авылында яшәүче Сабитовлар тәрбиягә ун бала алган. Моңа өстәп өч балалары үзләренеке. “Үзеңнекеләр” һәм “үгиләр”гә бүлмичә, бу малай-кызларны ничек үстерергә? Шул хакта әни кеше — Венера Рәис кызы белән сөйләштем.

— Үзегез әнисез, әтисез үскәнгә, тәрбиягә бала алырга булдыгызмы?
 
— Кечкенәдән күп балалы әни буласым килде. Алай гына да түгел, ул балаларны тәрбиягә алам дип хыялландым. Газеталарда ятимнәр турындагы мәкаләләрне укыганда, караучысы юк, бала алырга теләгән кеше юкмы, дигән җөмләне эзләдем.
Тамчы тама-тама боз тишә, ди бит: бала алырга иремне күндердем. Үзебезнең фамилияне бирәбез, дип сөйләштек. Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында яшәүче бертуганнар — Руслан белән Алинә турында ишеттек. Документлар тутырдык. Беренче очрашу гел истә: балалар йортына килгәч тә, сабыйларга уенчыклар, тәм-том тараттым. Ә берничә бала безгә ияреп, директор бүлмәсенә керде. Ул да түгел берсе алдыма ук менеп утырды. “Русланмы әллә бу?” — дип сорадым. Директор баш какты...
 
— 8 баланы тәрбиягә алып үстерү җиңел дигән тәэсир калды...
 
— Мин җиңел димәдем! Йөз баланы тезеп бастырсалар да, шулар арасыннан ятимнәрне танырга мөмкин. Нинди генә затлы киемнән булсалар да... Аларның карашы бүтән төрле, чөнки күңелләре китек. Син аларга йөрәгеңне ярып учларына сал, барыбер күңелләрен тулысынча тутыра алмыйсың. Моны башына төшкән кеше генә аңлый...
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.06.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»