|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2023 Җәмгыять
Татарстанда «Милләтем хәзинәләре» проекты төрле формада тормышка ашырыла (ВИДЕО)Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Татарстан Республикасында «Милләтем хәзинәләре» проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» балалар каналы яңа проект тәкъдим итә. «Шаян рәссам» проектының «Милләтем хәзинәләре» циклы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы рәсем ясау дәресләре форматында ясалган. Рәсем дәресләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларга багышланачак. Болар - татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башкорт милләтләре.
|
Иң күп укылган
|