|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2023 Сәясәт
Путин тәүлегенә ничә сәгать йоклый?
Россия Президенты Владимир Путин тәүлегенә якынча 6-7 сәгать йоклавын һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен әйтте. «Ата-ана даны» орденына лаек булган гаиләләр белән видеоэлемтә буенча узган очрашуда ул үз графигы, шулай ук эшендә таяна торган принциплар турында сөйләде, дип яза Татар-информ. «Мин, әлбәттә, барлык кешеләр кебек үк йоклыйм. Һәм, сезгә таныш кайбер кешеләрдән аермалы буларак, спорт белән шөгыльләнүне ташламаска тырышам – бу эштә ярдәм итә. Гомумән алганда, аз йоклыйм – алты-җиде, нигездә, алты сәгать», - диде Путин.
Эш принциплары турында сөйләгәндә, Путин генерал-фельдмаршал Христофор Минихның: «Россия белән турыдан-туры Аллаһы Тәгалә идарә итә, әгәр алай түгел икән, аның ничек яшәвен аңлап та булмый», - дигән сүзләрен искә төшерде. «Мин бу сүзләрнең авторы белән бәхәсләшер идем, чөнки Россия белән турыдан-туры Аллаһы Тәгалә идарә итсә дә, ул безнең кешеләр, безнең кешеләрнең таланты, Ватанга мәхәббәте, гаиләгә һәм Туган илгә тугрылык хисабына яши», - диде Президент.
Искәртеп узабыз, ул очрашуда шулай ук аналар һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне Россия Хөкүмәтенең төп бурычларыннан берсе дип атады.
Фото: Кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|