|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2023 Криминал
Банктан 20 млн урлаган кассир: “Акча чәлдерермен дип үзем дә көтмәгән идем...”Банкларда кассир булып эшләүче ханымнарның, шайтан котыртуна алданып, зур суммаларда акча урлау очраклары дәвам итә. Бер кассир Анна Григорьева – шундыйларның чираттагысы. Ул эш урыныннан 20 миллион сум акча чәлдергән. Краснояр краенда еллар буена банктан чит акчаларны урлаган ханым турында бүген күп сөйлиләр. 2021 елның декабрендә банкның Ачинск бүлегеннән 20 миллион сумны чәлдергәч, Анна юк була. Аны полиция генә түгел, гаиләсе дә эзли.
Соңыннан ачыклануынча, Анна бу адымга ире Денис аркасында барган. Соңгысының бурычлары бик күп булган. Ул 10 миллион сумнан күбрәк акчаны кәрт уйнап оттырган.
Анна банктан чәлдергән акчаларны ирле-хатынлы бурычлар түләүгә, бергәләп ял итүгә, күңел ачуга, брендлы әйберләр, косметика, кыйммәтле гаджетлар сатып алуга тотынган.
Суд залына Григорьевлар кулга-кул тотынышып кергәннәр. Аларны 6 елга ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Аннага психиатр ярдәме кирәк булган.
Фото: ГТРК скриншот
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|