|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2023 Җәмгыять
Җәен Татарстанда корылыкның көтелү-көтелмәвен әйткәннәрХәзер Татарстанда июль аена хас эсселек урнашты. КФУ метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип белдергән. Антициклон үтеп керү сәбәпле, атна буе һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +20 градуска кадәр булачак. Явым-төшем көтелми. “Бу атнада явым-төшем ихтималы аз. Атна буе эссе һава сакланачак. Явым-төшем, безне читләтеп, төньякка, көньякка, Мәскәү үзәгенә китә”, – дигән метеоролог.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, июнь һәм июльдә явым-төшемнең нормадан тайпылмавы фаразлана.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|