|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2023 Фаҗига
Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән - коткарыр өчен берничә секунд җитмәгәнКичә Татарстан Республикасының Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән. Баланы коткарыр өчен берничә секунд җитмәгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте. Ул сөйләвенчә, республика территориясендә урнашкан коры эссе һава торышы аркасында кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда 18 градустан да артмый, дип яза Татар-информ.
Судагы фаҗигале хәл ТР Тукай районы Комсомолец бистәсендә булган. Кыз буага су коенырга киткән. Ачыкланганча, сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә киткән. Нәтиҗәдә, бала ярдан суга тайпылып китә һәм куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткарып кала алмыйлар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, балалар өлкәннәр янында гына су коена ала. Өлкәннәр су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшерергә тиеш. Шуннан соң гына балалар суга керә ала.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|