|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2023 Киңәш-табыш
Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру дөресме?"Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү дөрес түгел дип ишеттем. Ничә еллар бу ашларны уздырып килдек, ни өчен алар тыелган?" - дип сорый Мөслимнән Галия. Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН, Казанның “Шамил” мәчете имам-хатыйбы:
— Әлеге мәҗлесләр хакында, чынлап та, мөселман өммәте икегә бүленде. Бер төркеме, гасырлар дәвамында үткәрелеп килгән гадәтне саклап, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын, ел ашларын уздыра. Икенчеләре исә кирәкми, дөрес түгел дигән фикерне алга сөрә. Кайсы дөрес? Әлеге мәсьәләне ныклап өйрәнгәндә, “үткәрмәгез” дигән кешеләрнең сүзләре ачык дәлилләргә таянмаган икәне ачыклана. Ягъни бу мәҗлесләрне уздыру дөрес. Үткәрергә теләмәгән кешегә, нигә уздырмыйсың, дип бәйләнергә тиеш түгелбез. Ә үткәргәннәргә, уздырмагыз, гөнаһ эшлисез, дип әйтү дә урынсыз. Өчесен, җидесен үткәрергә кирәкми дигән төркемнең фикерләренең дөрес түгеллеген раслар өчен, “Мәрхүмнәр бакчасы” дигән китап язган идем. Бу хакта ныклап, тирәннән өйрәнергә теләгән кешеләргә шул китапны укырга киңәш итәм.
Фото tetushi.tatarstan.ru сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|