поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.05.2023 Шоу-бизнес

Айдар Галимов: Пионер чак матур булып хәтердә калган

19 май – Пионерия көне. Шул уңайдан Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең истәлекләре белән бүлеште.

– Пионер булган чаклар бик матур булып хәтердә калган: галстуклар, боргылар, барабаннар, җырлар... Пионерия көнен зурлап үткәрә идек. Спорт ярышлары зур әзерлек таләп итә, шуңа карамастан, һәрберебез төрле дисциплиналарда катнашырга тырыша идек.
 
Бер вакыйга истә калган – нигәдер велосипед ярышында катнашырга булдым. Нигә генә катнаштым икән дип уйладым инде азак: олылар белән ярышырга барганмын. Аларның барсында да “Урал” велосипеды, минеке – “Уралец”. Ул кечерәк. Старт бирделәр. Олылар җил кебек алга чаптылар, мин артта калдым. Чабам-чабам, куып җитеп булмый. Шулай да бар катнаша башлагач, финишка кадәр барып җиттем. Катнашуым өчен бер шатлансам, соңга калып килүем өчен кайгырдым. Кайгыруым көчлерәк булды, шикелле.
 
Пионерия, миңа калса, зур тәрбия чарасы булды. Өлкәннәргә, ветераннарга ярдәм итә идек. Бердәм, бер-беребезгә терәк булырга өйрәтте. Бүген пионерияне кире кайтарырга кирәк, диючеләр бар. Кызганычка каршы, аны шул дәрәҗәдә кирегә кайтарып булмаячак. Бүген без тәрбия, патриотлык, оешканлык буенча күп нәрсәне кулдан ычкындырдык. Ә пионериянең асылы пилотка белән галстук кына түгел. Советлар Союзында ул тулы бер система иде: октябрят, пионер, комсомол. Бәлки, пионериянең кыйммәтләрен саклап калырга кирәк булгандыр да, нишләтәсең, ил таркалды.
 
Шулай да минем өчен Пионерия көне әле дә зур бәйрәм булып кала. Без яшьтәшләребез белән бер-беребезне котлыйбыз. 
 
Бүген дә, форсаттан файдаланып, барлык пионерларны тәбрик итәсем килә: Пионерлар көне белән!
 
 

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 19.05.2023
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»