|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2023 Киңәш-табыш
120 мең сум акчаны кайтарып булаТорак өчен генә түгел, соңгы елларда уку, дәвалану чыгымнарыннан салым кайтаручылар саны да арта бара. Узган ел болар рәтенә тагын яңа пункт өстәлде: фитнес залына алынган абонемент өчен дә салым кайтарып була. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән шул хактагы әңгәмәдән өзек: — Уку (лицензияле оешма булуы шарт), дәвалану (закон буенча, медицина хезмәтләре өчен акчаны үзеңә генә түгел, ир, әти-әни һәм 18 яшькә кадәрге балалар өчен дә кайтарырга мөмкин) максатыннан түләгән суммадан салым кайтару “социаль салым ташламалары” категориясенә карый. Үзебезне иминиятләштерү, хәзер фитнес өчен түләүләр дә шуның эченә керә. Барысына бергә бер елга 120 мең сум чыгым өчен генә салым кайтарып була. Фитнеска — аерым, дәвалану-укуга тагын аерым шундый сумма бирелми, гомуми исәпләргә кирәк. Мәсәлән, кеше 2022 елда фитнес өчен 100 мең сум түләгән, баласын дәвалауга 150 мең сум тоткан. Чыгымы 250 мең сум булса да, салымны 120 мең сум өлеше өчен генә кайтара ала.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|