поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.05.2023 Язмыш

“Улыңны акча аркасында асып үтергәннәр”

Татарстан авылларының берсенә командировкага баргач, героем йорты белән бутап ялгыш килеп кердем мин бу апаның өенә. "Мактап кына йөрисең икән", дип ай-ваема карамыйча чәй өстәленә чакырды Зәйтүнә апа.

«Гомеремдә бер кешегә дә зыян салмадым, кулымнан килгәнчә һәркемгә булышырга тырыштым, караучысыз калган карт-корыларны карап тордым, - диде ул һәм башыннан кичкәннәрне сөйләп китте. Әле шушы көннәрдә генә бердәнбер улының ерткычлар кулыннан һәлак булуына 15 ел булган икән. 
 
— Көтеп алынган бала булып дөньяга килде Сәлимем, - дип сөйли башлады ул.- Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, армиягә алдылар улымны. Чечняга эләкте. Көн дә хат көтәбез. Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк бит. Телевизордан да юньле хәбәр ишетмәссең. Әтисе көн дә почтага чаба, хат фәлән юкмы, янәсе. Почтальонны аптыратып бетерде. Бердәнбер улыбыз бит. Бер ел буе ут йотып яшәдек. Хәтта безгә "похоронка" кәгазе дә килгән, ирем миңа аны соңрак әйтте. Ышанмыйча, кат-кат военкоматка йөргән ул. Аннан соң гына улыбызның контузия алуын, бик каты яралануын белеп алган. Улыбыз госпитальдә дәваланып чыккан. Армиядән кайткач та озак интекте балам, баш авыртуы белән түшәмгә менәр дәрәҗәгә җитә иде. Хастаханәдә Гүзәл исемле шәфкать туташы белән танышкан, озак йөрмәделәр ярты елдан соң гаилә корып җибәрделәр. Бер-бер артлы ике балалары туды. Улым шабашкага йөри иде. Менә шунда ике егет белән бәйләнешеп киткән бит. 2008 елның карлы-буранлы кыш көнендә эштән кайтканда, улымны урманлыкка алып кереп бик каты кыйнаганнар һәм агачка асып куйганнар. Кесәсендәге булган хезмәт хакын да урлаганнар. Өч көн эзләдек без аны. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиттек. Һәммәбез дә аның исәнлегенә өметләнә иде. Полиция хезмәткәрләре ишегебезне шакыган вакытта ашарга пешереп йөрим, улыгыз асылынган дигән хәбәрне ишетүгә аңымны җуйганмын. Чечня утыннан да исән кайткан егет бит ул. Полиция хезмәткәрләре әйткән сүзгә ышанмыйча, күрәзәчеләргә бардым. “Улыңны акча аркасында асып үтергәннәр”, диделәр. Соңрак моны безгә авылыбыз егете дә сөйләде. Улымның башына җиткән егетләрнең берсе аның танышы икән, бергә кәеф-сафа корып утырганда, Сәлимне без үтердек, вөҗдан газабына түзә алмыйм. Ике баласы ятим калды, дип елаган, имештер. Полициягә барыр идем. Кулымда бернинди дәлил юк. Авыл халкы закон белми шул. Ирем дә:”Йөрмә, Аллаһы тәгалә үзе җәзасын бирсен”, диде. Чыннан да, минем күз яшем төште аларга. Берсе асылынып үлде, икенчесе – эштән кайтып барганда, машинасы белән дамба астына очкан. Җинаятьчеләр барыбер үз җәзасын алды. 
 
Ул вакытта үзләрен кая куярга белмәгән әти белән әни кеше бакыйлыкка күчкән улларының балаларын язмыш кочагына ташламыйлар, киленнәренең олы кайгысын бүлешеп, аннан үзләрендә яшәп калуын үтенәләр. Бүген инде оныкларның аякка басып килүләренә куанып яшиләр.
 
Фото: https://www.freepik.com/
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»